Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганым, саклый алмадык сине». Яшь хатын мәетен урманда тапканнар

news_top_970_100
«Туганым, саклый алмадык сине». Яшь хатын мәетен урманда тапканнар
"Татар-информ" архивы

Хабаровск краенда яшь хатынны үтергәннәр. Ир-ат аның башына 2 тапкыр таш белән бәргән, аннары күкрәгенә пычак кадаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Лидочка, туганым, саклый алмадык сине, авыр туфрагың җиңел булсын» – мәрхүмә Лидиянең туганнары социаль челтәрләрдә шундый постлар яза. 

Лидияне танышы үтергән. Ул 5 апрельдә Хабаровскига килә һәм югала. Элемтәгә дә чыкмый. Шуннан соң туганнары «ЛигаСпас» волонтерларына мөрәҗәгать итә. Берничә атна узгач, Лидияне танышы үтерүе билгеле була.

Полина Осипенко районының Оглонки авылында яшәүче 34 яшьлек Лидияне шул ук район кешесе 6 апрельдә үтергән. Бу ир-ат хәзер Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яши.

Әлегә үтерү сәбәпләре билгеле түгел. Җинаять эше ачылган. Тикшерү версиясе буенча, Солнечный бистәсе тирәсендә ир-ат таныш хатыны белән талаша, аннары башына таш белән берничә тапкыр бәрә һәм күкрәк читлегенә пычак кадый. Хатын урында ук үлә, дигәннәр Тикшерү комитетында.

Җинаятьче мәетне урманга илтеп күмгән. Хәзер ир-ат тоткарланган. Ул гаебен танып күрсәтмәләр биргән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100