«Туганым мине елатып бетергәнче талаша» - бәхәс вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга?
Без барыбыз да төрле-төрле. Арабызда конфликтлы кешеләр дә, киресенчә, аннан качарга тырышучылар да бар. Кеше ни өчен башкалар белән каршылыкка керә? Бәхәс вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга? Барысы турында да «Интертат» язмасында.
Иртә. Кибеттә кеше дә, чират та юк. Ләкин минем алда торган олы яшьтәге ханым күңелендә урамдагы кояш кына уңай эмоцияләр уята алмаган. Кассада торган бер абый белән тик торганнан эләгешеп китте. Алай гына да түгел, инде абзыйның елмаюга күчеп, хәлләрне җайларга тырышуы учакка утын өстәгәндәй булды, апа кызганнан-кыза барды. Күпме көчен, нерв күзәнәкләрен әрәм итте инде бу, дип мин дә кызганып карап тордым. Нәрсә булгандыр, белмим, әмма теге абзый да, касса артында утыручы сатучының да елмаюларына караганда — без барыбыз да талашучы ханымны кызганып куйдык. Теге апа әле һаман нидер кычкыра иде…
«Каршылыкка кермим»
Бер авылында яшәүче Алисә үзенең конфликтлы туганы турында сөйләде: «Үзем кеше белән ачык конфликтка кермәскә тырышам. Ләкин берәр әйбер ошамаса, ул кеше белән алга таба сөйләшми башлыйм. Мин булган хәлләр турында сөйләшеп тормыйм, кычкырышмыйм. Эчтә җыелып ята инде ул. Гаиләдә, ирем белән чагыштырганда, мин конфликтлы кеше булып саналам. Үз фикеремне әйтәм. Ирем конфликтка бармый. Алай дисәң, бик тупас булса да, хәзер ирем үз чикләрен яклый башлады, ә элек ул андый түгел иде.
Минем туганнан-туган апам бар. Менә ул бөтен туганнар арасында башкалар тормышына тыгылып йөри. Без хәзер араларны өздек, аның белән аралашмыйбыз. Мин генә түгел, гомумән, күбебез шулай. Очрашканда исәнләшеп, хәлләр белешүдән узмыйбыз. Элеккеге кебек кочаклашып, сөйләшеп утырган чаклар бетте. Хәзер инде үзе дә әни ул. Кеше тормышы, бигрәк тә аның уңышлары аңа тынгы бирми. Үзенә берәр сүз әйтүче белән шунда ук кычкыра башларга да мөмкин. Әгәр син үзеңне яклап маташсаң, елатып бетерә ул кешеләрне. Бик конфликтлы кеше, шуңа аннан ераграк торырга тырышабыз. Югыйсә, бөтен энергияңне, хәлеңне суырып бетерә», — ди Алисә.
«Гаделсезлеккә түзә алмыйм»
Казаннан Гөлназ Госманова үзе дә тавыш чыгаргалый икән. «Мин дөреслек яклы һәм шуның аркасында еш кына тавышка сәбәпче булам. Үземне хаклы дип спанаганда, шикаять тә яза алам. Кайберәүләр тик торганда да тавыш куптаралар, алар шул рәвешле өстен итеп саный башлыйлар.
Мыскыллап яисә кимсетергә теләп әйтелгән сүзләрне мин уздырып җибәрәм. Ул бумеранг кебек, үзеңә кайчан әйләнеп кайтасы билгесез. Кемдер шәхси мәнфәгатьләрен генә кайгыртып конфликтка бара, мин башкаларның хокуклары кыерсытылганда яклыйм, гаделсезлеккә түзеп тора алмыйм», — ди Гөлназ.
«Конфликтлы була башладым…»
Казаннан Гөлфия үзенең әнисе белән булган вакыйгаларны исенә төшерде: «Минем әнием бик конфликтлы кеше. Кечерәк, үсмер чакларымда хәтта аның белән йөрергә дә ояла идем. Юк өчен генә дә, теләсә кем белән эләгешеп, талашып алырга да күп кирәкми иде аңа. Хәтерләсәгез, элек базарларда «контроль үлчәүләр» бар иде. Берәр җиләк-җимешнең әз генә граммы тулмаса, теге сатучыны барып талый иде. Менә шундый кеше инде ул. Гомумән, безнең бөтен гаиләбез шундый, акырышка оста без.
Хәзер үзем ике бала әнисе булдым. Мин дә конфликтлыга әйләнеп барам бугай. Бер кыз улымның башына ком аткан, тегесе кызны этеп җибәргән. Әнисе килеп, улымнан гафу үтенүен таләп итә башлады. Шунда бу хәлләргә мин дә кушылдым. Бу шундый беренче очрак кына түгел инде. Балам да тиктормас. Аны яклыйм дип, гел талашырга туры килә әле үземә дә. Менә шушы араларда бу хәлләр турында психолог белән сөйләшермен дип торам. Алайса гел талашам», — ди әни кеше.
«Хезмәттәшем минем энергияне суыра»
Шәһәребез оешмаларының берсендә эшләүче Регина хезмәттәшенең талашу осталыгына исе китеп сөйләде: «Кайвакыт миңа хезмәттәшем конфликтлардан энергия ала, кызык таба кебек тоела. Эштә дә бүлек саен кереп җәнҗал, ызгыш эзләп йөри. Аннан үзе дә берәр мәкерлек өстәп калдыра. Кешеләрне бер-берсенә каршы котырта да, иң кызган чакта үзе чыгып китә.
Бөтен җирдән нидер эзләп йөргәч, үзенә чыгып та тора бит әле. Я ачуланган таксист эләгә, я бозылган азык-төлек саталар. Тыныч кына яшәве күңелсез бугай аңа.
Хезмәттәшем тыштан, карап торышка бик мөлаем ханым. Үзе бөтен кешенең серләрен сөйләп йөрергә ярата. Кешеләрнең тормышында проблемалар булса, аңа рәхәт кебек. Бөтен кешегә кирәкме, кирәкмиме, киңәш бирә. Үзе һаман гел бер футболка, водолазка һәм джинса чалбар киеп йөрүенә карамастан, кешеләрне киенергә өйрәтә. Үзенең балалары белән проблема була торып, башкаларның тормышын көйләмәкче. Берсендә без аны ирем белән өйгә кадәр утыртып барган идек. Иремә дә акыл өйрәтә башлагач, ярты юлда чак төшереп калдырмады үзен.
Мин психолог түгел, әмма аның үземнән ничек итеп энергия суырганын тоям, шуңа күрә ятьмәсенә эләкмәскә тырышам. Андый гаугачылардан читтәрәк торуың яхшырак», — ди ул.
«Талашырга яратучы кешеләр берничә төргә бүленә»
Конфликтлы кешеләр турында психолог Резидә Акбирова белән сөйләштек.
Психология фәнендә «конфликтлы кеше» дигән термин бар. Кешенең конфликтлылыгы аның конфликтка керү ешлыгы буенча билгеләнә. Еш кына ул аны үзе дә оештыра. Психологиядә конфликтлы кешеләр үз-үзен тотышлары буенча 5 төргә бүленә:
1. Демонстратив төр — игътибар үзәгендә булырга яраталар, үзләренә карата яхшы мөнәсәбәтне генә кабул итәләр. Алар эмоциональ, хисле, еш кына конфликт чыганагында булалар, ләкин үз гаепләрен танымыйлар.
2. Ригид төр — алар шикләнүчән, тиз үпкәли, туры кешеләр. Бүтәннәрнең фикерләрен, карашларын кабул итмиләр.
3. Идарәсез төр — агрессив, алардан нәрсә көтәсен аңлап булмый (непредсказуемые). Уңышсызлыкларында башкаларны гаеплиләр.
4. Бик төгәл төр — жентекле (скурпулезный), борчулы, сизгер, тиз үпкәләүчәннәр. Үзләренә дә, башка кешеләргә карата да югары таләпләр куялар. Аларга бүтәннәрне аңлавы бик кыен бирелә.
5. Бәхәссез төр — аларның эчке каршылыклары күп, тотрыксыз, компромисска тиз баралар.
Конфликтлы кешеләрнең шәхси үзенчәлекләре бар. Беренчедән, аларның эчке конфликтлары күп була. Бу билгеләр кеше белән аралашканда тышка чыга, мәсәлән, ярсу рәвешендә.
Икенчедән, кешенең холкында булган кайбер үзенчәлекләр аның конфликтлылыгын билгели ала: кызу канлылык, ярсу, бәйләнчек, үз-үзеңә адекват булмаган бәя бирү (түбән яки югары була ала), гел беренче, баш булырга омтылу, консерватизм, артык борчулы булу.
Бәхәс вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга?
1. Сөйләмегездә һәрвакыт, һаман, беркайчан, һичкайчан, бөтенесе һ.б. шундый кискен төсмерле сүзләрне кулланмагыз. Һәр конфликтлы вакыйга — ул билгеле бер очрак кына. Шушы очракны гына карарга кирәк, үткән хаталарны искәртергә тырышмагыз.
2. Хисләрегезне контрольдә тотарга тырышыгыз. Талашу вакытында тирән итеп сулыш алырга онытмагыз. Күңелдән бердән унга кадәр санарга була.
3. Көндәшегезне кимсетергә тырышмагыз.
4. Үзегезнең бәхетсезлегегез турында гына уйламагыз. Көндәшегезнең фикерен дә тыңлагыз, аны да ишетегез. Ихлас күңелдән аны аңларга тырышыгыз. Ул сезнең үзенә карата булган яхшы мөнәсәбәтен сизәчәк һәм бәлки, юл куяр. Аргументларыгыз да саллы, ышандырырлык булырга тиеш.
5. Кеше урынына нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз.
6. Конфликттан качу һәм җайлашу — аннан чыгарга булыша торган ике ысул. Бу очракта кеше үзенең фикерен әйтми кала яисә аннан баш тарта. Моны куркаклык дип әйтергә ярамый. Килеп туган вәзгыятьтән чыгып карарга кирәк, ул чыннан да нәтиҗәле була ала. Мәсәлән, бәхәснең асылы бик мөһим булмаса, икенче кеше белән яхшы мөнәсәбәтләрне саклау әһәмиятлерәк булса, һәр кешенең дә үз фикерендә калуы отышлырак. Тик якын кешегез белән үзегезнең карашларыгыз белән бүлешмәсәгез, бу арада киеренкелек туарга һәм араларның суынуына китерергә мөмкин. Бу исә үз чиратында рәңҗү, күңел кайту һәм хөрмәтнең югалуына кадәр барып җитә ала.