«Туганыгыз юл һәлакәтенә очрады!»: Чаллыда 86 яшьлек әби бөтен акчасын курьерга биргән
Чаллының Элеватор тавы бистәсендә яшәүче 86 яшьлек әби курьерга 500 мең сум – бөтен җыйган акчасын тапшырган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
«Сезнең туганыгыз юл һәлакәтенә очрады!» – дигән шомлы хәбәрне ул стационар телефон аша ишетә.
Билгесез ир-ат аңлатканча, туганын коткару өчен, «катлаулы операциягә ашыгыч рәвештә акча кирәк». Төш вакыты була, әмма 86 яшьлек пенсионер хатын беркемгә дә шалтыратмый. Ул үзенең йорт адресын әйткән була, һәм, күп тә үтми, аның өе янына машина килеп туктый. Машинадан төшкән курьерга әби өендә җыеп тоткан барлык акчасын — 500 мең сумны бирә.
Өйгә әйләнеп кергәч кенә, әби «зыян күрүче» туганына шалтырата һәм аның өйдә, исән-сау булуын белә.
Россия Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган. Курьер ир-атның фотороботын төзеп булмаган, чөнки зыян күрүче әби аның йөзен хәтерләмәгән.