Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганнарыннан курыккан». Яшь әни яңа туган сабыен эш урынында чәнчеп үтергән

news_top_970_100
«Туганнарыннан курыккан». Яшь әни яңа туган сабыен эш урынында чәнчеп үтергән
https://pixabay.com/

Карачаево-Черкесия Республикасында яшәүче хатын яңа туган сабыен чәнчеп үтергән. Ул авырлы булуы турында туганнарына әйтергә курыккан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

29 яшьлек хатын-кызга карата гаепләү карары судка тапшырылган. Аны яңа туган сабыен эш урынында үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда республика прокуратурасы хәбәр иткән.

Коточкыч вакыйга 2017 елның 6 апрелендә төнге икеләр тирәсендә була. Тикшерү версиясе буенча, бу хатын авырлы һәм ул үзенең эш урынында – икмәк пешерә торган оешмада (пекарня) сменада була. Кисәк кенә аның сулары китә, һәм ул сәламәт кыз бала тудыра. Сабый тугач ук, әни кеше баласын тәрбияли һәм тәэмин итә алмаячагын уйлый. Аның матди хәле начар була.

«Туганнары тәнкыйтьләр дип куркып, бу хатын яңа туган баласын үтерә, ул сабыйның муенына кадалган-киселгән яралар ясый», – дигәннәр ведомствода.

Бала урында ук үлә. Җинаять эзен яшерү өчен, әни кеше баласын картон тартмага сала, аннары тартманы Олы Ставрополь каналы буена алып килә һәм тартмасы белән суга сала.

Берникадәр вакыт узгач, бала мәетен яр буенда табалар. Җинаять эше ачыла. Тикшерүчеләр пекарняда булган фаҗигане ачыклый. Хәзер бу хатын язмышын суд хәл итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100