Туганнар арасында беркем дә яман шеш белән авырмаган булса, кеше рак белән чирлиме? Яман шешнең нәселдән килә торган төрләре бар, алар буыннан-буынга күчәргә мөмкин икәнен күпләр белә. Әгәр гаиләдә яман шеш очрагы бер дә булмаса? Бу – бөтен гаиләдә рак булмый, дигән сүзме?
Бу сорауларга җавап эзләп, «АиФ» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Радиология буенча илкүләм медицина-тикшеренү үзәге генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Капринга мөрәҗәгать иткән.
«Кызганычка, бу – миф. Беренчедән, 300 ел эчендә һәр кеше барлыкка килүдә чама белән 4900 кеше катнашкан. Бу вакыт эчендә гаять күп геннар мутациясе барлыкка килгән.
Икенчедән, безнең илдәге тарихи вакыйгалар аркасында, кешеләр гаиләсенең тарихын белми, бабалары ни белән авырганын күз алдына да китерми. Ул чакта ЗАГС функциясен башкарган чиркәү кенәгәләре күбесе юк ителгән. Нәселенең сәламәтлеге (гомер озынлыгы, саны, балалары ничә яшьтә туганы) турында фикер йөртерлек белешмә дә юк.
Гаиләсенең тарихын белмәсә дә, кеше үзеңнең сәламәтлегеңнең нинди хәлдә булуын белеп торырга тиеш. Скрининг программалары һәр яшь өчен аерым каралган.
Хәер, нәсел шәҗәрәсен җентекләп өйрәнгән кешеләргә дә үзенең сәламәтлек халәтен белеп тору кирәк. Чөнки рак барлыкка килүгә йогынты ясый торган бөтен мутацияләрне без әле белмибез, ә белгәннәренең күбесе буыннар аша да килеп чыгарга мөмкин», – ди ул.