Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганнарына моргта карамаска әйткәннәр». 22 яшьлек егет дустының машинасында янып үлгән

news_top_970_100

Самара өлкәсенең Чапаевск шәһәрендә 15 гыйнварда 22 яшьлек егет һәлак була. Ул өй янында парковкада торган машина эчендә янып үлә. Аннары аның гаиләсенә аноним кеше сәер фото җибәрә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига төнлә була. Парковкада «Лада Приора» машинасына ут каба. Урынга килгән коткаручылар салонда 22 яшьлек егет мәетен таба. «КП» хәбәрчесе мәрхүмнең туганнары белән аралашкан. Алар, янгын очраклы хәл түгел, дип саный.

22 яшьлек Александр Чапаевск шәһәрендә анасы һәм апасы белән яши. Ул техникум тәмамлаган, Самарада слесарь булып эшли. Дуслары күп була, алар бер иптәшләрендә зур компания белән гел очраша. Иптәше Октябрьский урамында яши, парковкада янгын да шул тирәдә була.

«Ул кичтә яшьләр дустының фатирында җыела. Саша ул төнне эчми, аңа иртән 6да эшкә барырга кирәк була. Төнге 3тә ул машинага йокларга чыгып китә, чөнки өйдә тавыш була. Уянырга 3 сәгать кенә калганга, өйгә дә кайтмагандыр. Иртән туры Самарага китәр өчен машинада гына яткандыр. Ул йоклап калудан курыккан», – ди мәрхүм егетнең туганы Олеся.

Александр йоклаган машина дустыныкы була. Дусты Самарада эшли. Алар Чапаевскидан бергә эшкә йөри. Фатирда кичәдә булган яшьләрнең берсе дә парковкадагы янгынны күрми, чөнки тәрәзәләр өйнең каршы ягына чыга. Ләкин янгын чыккан мизгелне фотога төшерүче шаһитлар табыла. Алар фотоларны аноним рәвештә Александрның анасына җибәрә.

Мәрхүмнең дуслары әлеге хәлгә ышана алмый. Туганнары исә моны ут төртү дип саный.

«Без, Саша машинада тәмәке тарткан да төпчеген төшереп җибәргән, дигәнгә ышанмыйбыз. Ул беркайчан да тәрәзәсе ябык машинада тартмады. Аек булган – төтен исен дә сизәр иде, үз астында ут чыгуын да күрер иде. Аноним җибәргән фотода аермачык күренә – ут машина эчендә чыкмаган, аның астыннан башланган. Без моны ут төртү булган дип саныйбыз», – ди туганнары.

Дуслары Сашага кем усаллык теләвен искә төшерә башлый. Аларның сүзләренчә, ул ачык һәм игелекле, гел ярдәмгә әзер кеше була. Аның дошманнары да юк, ул барысы белән дустанә булырга тырыша. Ләкин егетләр искә төшергәнчә, 1-2 атна элек ул читтән килгән кеше белән низагка керә. Тик бу – шикләнүләр генә.

Янгын турында 3.31 сәгатьтә хәбәр итәләр. 10 минутта янгынны сүндереп бетерәләр.

Сашаның апасы сүзләренчә, аны коткарырга маташканнар, тик ишек бикле булган.

«Күрше өйгә кайткан да машина януын күргән. Ул анда Сашаны да күрә, егет аңында булмый. Ир-ат ишекне ачарга маташа, аннары тәрәзәне вата, ләкин соң була. Күрше дә пешкән, ләкин безнең Сашаны коткара алмаган», – ди апасы.

Мәрхүмнең туганы сүзләренчә, Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Фото җибәрүче анонимны тапканнар. Ник ул шунда ук коткаручылар чакырмаган – Олесяны шул сорау борчый.

22 яшьлек егетне җирләгәндә, туганнарына моргка кереп гәүдәсен карамаска киңәш иткәннәр, чөнки аннан берни калмаган диярлек. Мәрхүмне ябык табутта, пакетта җирлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100