Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганнарына коронавирус иярткән өчен, ике балалы хатынга штраф салганнар

COVID-19 диагнозын куйгач та, бу хатын хастаханәгә ятудан баш тарткан.

news_top_970_100
Туганнарына коронавирус иярткән өчен, ике балалы хатынга штраф салганнар
https://pixabay.com

Уралда бер хатынга 25 мең сум штраф салганнар. Аңа коронавирус диагнозы куйганнар, тик авыру хатын хастаханәгә ятудан баш тарткан. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Свердловск өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән НТВ каналы хәбәр итте.

Свердловск өлкәсенең Байкал районында яшәүче хатынга COVID-19 диагнозы куела. Аңа мәҗбүри госпитализация турында карар бирәләр. Чөнки ул 80 яшьлек әнисе һәм ике баласы белән бер өйдә яши. Тик хатын хастаханәгә ятудан баш тарта. Шуннан соң аның туганнары да коронавирус белән авырый башлый. Карт анасы һәм бер баласы коронавирус йоктыра.

Шуннан соң Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге федераль хезмәт вәкилләре хатынга баласы белән бергә мәҗбүри рәвештә хастаханәгә ятарга куша. Тик бу хатын кабат баш тарта. Аннары хатынга карата протокол төзиләр. Аны эпидемиягә каршы законнарны бозуда, башка кешеләр сәламәтлегенә зыян китерүдә гаеплиләр. Суд карары белән, бу хатынга 25 мең сум штраф салына. 

Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы 8 ноябрьдә үз көченә керде. Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде, диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест тискәре булганчы ук стационардан өйдә дәваланырга күчерергә рөхсәт итте, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100