Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганнарына бәрәңге алышырга баралар иде». Әни кеше һәм аның өч баласы юлда батып үлгән

news_top_970_100
«Туганнарына бәрәңге алышырга баралар иде». Әни кеше һәм аның өч баласы юлда батып үлгән
Фото: https://vk.com/55mvd

Омск өлкәсендә авариядән соң хатын-кыз 3 баласы белән бергә батып үлгән. Алар су тулган юл кырыена төшеп капланган машинада тончыгып һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 11 сентябрьдә көндез була. 26 яшьлек хатын ВАЗ-2109 машинасында Поспелово авылына таба юлдан бара. Ул бер мизгелдә идарәсен югалта, һәм машина юл кырыена төшеп китә. Анда су тулган була. Машина әйләнеп каплана.

Машина йөртүче хатын үзе, салондагы 12 һәм 7 яшьлек ике улы, 9 айлык кызы суга тончыгып үлә.

Мәрхүмә хатынның ире полициягә шунда ук хәбәр итми. Ул хатынының балалары белән туганнарына бәрәңге алышырга китүен белә. Суга төшкән машинаны төнлә генә табалар. Ул тулысынча диярлек суга күмелгән, куаклар артыннан күренми дә.

Әлеге хәлдән соң әти кешегә йөрәк өянәге булган, аны хастаханәгә салганнар.

Омск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатын машина йөртү таныклыгын 2021 елда алган, кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылмаган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Фаҗига урыныннан видео Омск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100