Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туганнары җирләргә җыенган: 85 яшьлек әби «үлгән» җиреннән торып утырган

news_top_970_100
Туганнары җирләргә җыенган: 85 яшьлек әби «үлгән» җиреннән торып утырган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

85 яшьлек әбине туганнары өйдә тапкан, үлгән, дип уйлаганнар. Җирләргә җыенып йөргәндә, әби уянып киткән, торып утырган. Бу хәл Таиландта булган, дип яза «Московский комсомолец».

Әбине тапканнан соң, туганнары, үлемне теркәү һәм мәетне храмга күчерүгә әзерләү өчен, махсус хезмәтләрне чакырганнар. 40 минут узгач, әби уянган һәм торып утырган. Аны җирләргә әзерләнеп йөргән туганнары шаккаткан. Аңсыз булган вакытта, яныма монах килде, дигән әби. Бу хәлдән соң, туганнары чыннан да өйгә монахны чакырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100