Туганнары белән сүзгә килеп чыгып киткән ирнең мәетен буадан тапканнар
Баймакта буада 33 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар. Аның 27 июль көнне туганнары белән сүзгә килгәннән соң, аның өеннән чыгып китүе билгеле. Югалган ирнең туганнары ахырга кадәр аны өенә кайтыр дип көткән.

Элегрәк тә ир-атның үз-үзен тотышында мондый хәлләр күзәтелгән булган. Өч көн узганнан соң, туганнары аның белән күңелсез хәл килеп чыгарга мөмкин икәнен аңлыйлар. Гариза язганнан соң, полиция хезмәткәрләре тиз арада эзләү эшләрен башлыйлар һәм берничә сәгатьтән егетнең мәетен Таналык буасында табып алалар. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү эшләре бара. Төп версия буенча ир батып үлгән булырга мөмкин. Белгечләр аның югалган көнне үләгәнен ачыклаган.