Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туганнарга хәбәр итмәделәр». «КамАЗ» машинасы тәгәрмәчен тутырганда ир-ат һәлак булган

news_top_970_100
«Туганнарга хәбәр итмәделәр». «КамАЗ» машинасы тәгәрмәчен тутырганда ир-ат һәлак булган
https://surb.sledcom.ru

Уфада 3 бала әтисе эш урынында «КамАЗ» машинасының тәгәрмәчен тутырганда һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 27 мартта көндез Октябрь районының Сипайлово микрорайонында була. Мәрхүм ир-атның туганнары сүзләренчә, якынча белешмә буенча, ул эш урынында «КамАЗ» тәгәрмәче шартлаудан һәлак булган.

«Шиномонтаж ясаган чакта тәгәрмәч шартлый. Бу оешмада йөртүче булып эшләүче абыебыз шул тәгәрмәчне тутыра. Ул урында ук үлә. Янында беркем дә булмый, ул ялгыз эшли, аны беркем дә саклап тормый. Иминлек кагыйдәләре үтәлмәгән булуы ихтимал, бу эшне башкаручы булмагандыр инде, йөртүчеләр шиналарны үзләре тутыра, транспортны ремонтлый», – ди туганнары.

Урынга «ашыгыч ярдәм», полиция килгән. 

«Абыйның үлеме турында безгә беркем хәбәр итмәде. Аның бертуганы «ашыгыч ярдәм»дә эшли – хезмәттәшләре таныш фамилияне күргәч, барысы да ачыкланган. Фаҗигадән соң 1 сәгать узгач белдек», – ди туганы.

Мәрхүм 60 яшьлек ир-атның 3 баласы бар, аларның берсе махсус хәрби операциядә хезмәт итә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100