news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туганнардан ана капиталы хисабына фатир алу кагыйдәләре аңлатылды

news_top

Ана капиталы ярдәмендә туганнардан фатир сатып алырга мөмкин, әмма моның өчен дәүләт органнары тарафыннан үткәреләчәк тикшерүләргә әзер булырга кирәк. Бу хакта ТАСС агентлыгына Президент академиясенең (РАНХиГС) финанс грамоталылыгын арттыру программасы директоры Нина Гукасова хәбәр иткән.

«Кануннар ана капиталын кулланып туганнардан торак сатып алуны тыймый, әмма мондый килешү икътисади һәм фактик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Сүз гаиләнең торак шартларын чынлап та яхшырту – мәсәлән, мәйданы зуррак яки сыйфатлырак торакка күчү турында барырга тиеш. Шул ук вакытта дәүләт органнарының тикшерүләренә әзер булу һәм ярдәм акчасының максатчан кулланылуын раслау мөһим», – дип аңлаткан Гукасова. Аның сүзләренчә, югыйсә акча күчерүдән баш тартырга яки соңыннан аны кайтару буенча судлашырга мөмкиннәр.

Эксперт билгеләп үткәнчә, торак сату-алу килешүе яки ипотека кредиты ярдәмендә алынырга тиеш. Бүләк итү яки алмашу кебек түләүсез килешүләр ана капиталының максатларына туры килми, чөнки бу акча нәкъ югарыда телгә алынган килешүләр нигезендә торак сатып алу өчен каралган.

Шулай ук гаилә үзләре яшәп яткан фатирдагы өлешне (доля) туганыннан сатып алган очрак та куркыныч санала. Мондый хәлдә Социаль фонд яшәү шартлары чынлыкта үзгәрмәгән дигән карар кабул итеп, акчаны күчермәскә мөмкин.

Торак сатып алганнан яки ипотеканы тулысынча түләп бетергәннән соң, сертификат иясе, аның ире (хатыны) һәм барлык балалары (шул исәптән балигъ булганнары да) милек хуҗалары булырга тиеш. Өлешләрнең күләме үзара килешү нигезендә билгеләнә, әмма аларны рәсмиләштерү – мәҗбүри таләп.

Моннан тыш, кануннар ата-ана белән балигъ булмаган балалар арасында сату-алу килешүләрен тыя. Әгәр фатирдагы өлеш балага караса, аны ана капиталы хисабына сатып алып булмый. Монда мөлкәтне балага бүләк итү генә рөхсәт ителә, дип өстәгән эксперт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар