Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган яктан кунактан кайтып килгәндә, ир белән хатын һәм аларның баласы һәлак булган

news_top_970_100

9 мартта Новосибирск трассасында коточкыч авария була. Биредә 33 яшлек ир-ат, аның 30 яшьлек хатыны, аларның кече баласы – 3 яшьлек улы һәлак була. Авариядә аларның 5 яшьлек улы исән кала, аның гомере өчен табиблар көрәшә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаилә Новосибирск шәһәренә кайтып бара. Алар туган якларына – Алтай краеның Камень-на-Оби шәһәренә кунакка барган. Мәрхүмнәрнең якыннары фаҗиганең рәсми версиясе белән килешми, диелә хәбәрдә.

Мәрхүмә Еленаның апасы Светлана сүзләренчә, гаилә моңа кадәр Камень-на-Обида яши, аннары Новосибирскига күченә. Туганнары шунда кала, Александрның атасы да Камень-на-Обида яши.

«5 мартта нәни энемә 3 яшь тулды, 7 мартта апам 30 яшьлек юбилеен уздырды. Туган көннәрен Новосибирскида бәйрәм иттеләр, Сашаның атасы гына килә алмады, шуңа күрә алар кунакка барганнар», – Светлана.

9 мартта кич белән гаилә Honda Civic машинасында бара. Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, имеш, Александр идарәсен югалткан һәм каршыга килә торган Toyota Land Cruiser һәм рейс автобусына бәрелгән.

«Без авария турында узып баручы хатыннан белдек. Ул, нәни энемне кулында тотып, «ашыгыч ярдәм» килгәнен көтеп торган, бала юлда үлгән», – ди Светлана.

Елена белән 5 яшьлек улы исән була, аларны Ордынский районы хастаханәсенә китерәләр. Аның башындагы травмалары коточкыч – баш сөяге сынган, кабыргалары, аяк-куллары сынып беткән була. Өч тәүлек реанимациядә яткач, ул да үлә.

«Еленаның йөрәге аппаратлар аркасында гына типте. Исән калу ихтималы бик аз иде. 13 мартка каршы төндә йөрәге туктады», – ди Светлана.

Хокук саклаучылар версиясе буенча, аварияне мәрхүм Александр китереп чыгарган. Туганнары моның белән риза түгел. Алар автобус артыннан килә торган машина видеорегистраторы язмасын тапкан. Имеш, анда Land Cruiser узарга чыгуы күренә, ә Honda Civic түгел.

Туганнары сүзләренчә, Елена белән Александр бик бәхетле пар була. Алар 7 ел бергә яши, балалары да көтеп алынган. Лена косметика компаниясендә эшли, бик игелекле һәм энергияле була.

«Ул бик бәхетле иде, зур планнар корды. Ире белән бергә булды, балалары да алар белән иде. Камень-на-Обига җыенгач, мин балаларны алып каласы идем, риза булмадылар. Гел бергә йөрделәр. Саша белән малайлар бертөрле киенәләр иде», – ди Светлана.

Бу гаиләдән исән калган бердәнбер кеше – 5 яшьлек малай. Аның оча сөякләре, кабыргалары сынган, башы имгәнгән. Ул әле үз аңында түгел. Атасы, анасы һәм энесе булмавын да белми.

«Аны әбисе ала инде – Лена белән безнең әни. Аңа реабилитациягә акча җыябыз», – ди Светлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100