Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган як» җырын башкаручы шоумен Боджей Давид Уфада вафат булган

news_top_970_100
«Туган як» җырын башкаручы шоумен Боджей Давид Уфада вафат булган
"Татар-информ" архивы

4 майда Уфада танылган шоумен Боджей Давид 42 яшендә вафат булган. Биредә алып баручы, диджей булып эшләгән. Башкорт һәм татар җырларын башкарып танылган. Бу турыда «Башинформ» яза.

Февральдә ул диабетик комага китә, 22нче хастаханәдә ята.

Мәрхүмнең дусты, танылган артист, «Башкортстан» Дәүләт концертлар залы директоры Вилдан Яруллин сүзләренчә, иптәшләре аңа ярдәм итәргә тырышкан, дәвалауны да оештырганнар, тик коткара алмаганнар.

Давидны Уфада җирлиләр.

Нигериядә туып-үскән Боджей Давид Уфада медуниверситетны тәмамлаган. Җырчы булып эшли, русча, татарча, башкортча җырлый. «Башкорт телен өйрәнәм» телепроектында катнаша.

Вәсилә Фәттахованың «Туган як» хитын үзенең иң яраткан татарча җыры дип атый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100