Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган телем җиңде»-Фидания Лерон татар теле ярдәмендә мошенниклардан котылган

Язучы Ләбиб Леронның тормыш иптәше Фидания Лерон Инстаграм битендә үзе белән булган бер кызыклы вакыйганы сөйләп үткән.

news_top_970_100
«Туган телем җиңде»-Фидания Лерон татар теле ярдәмендә мошенниклардан котылган
Фидания Леронның Инстаграм битеннән

«Җәмәгать, юньсез бәндәләр (мошенниклар) мине дә кармаккка каптырмакчы булдылар бит әле. Бик күпләрдә гадәти телефон юк инде. Безнең телефон тора әле, кичә шуннан шалтыраталар, трубканы алуга, «Мама», дип ачыргаланып, бер кыз кычкыра. «Мама, я попала в аварию», — ди бу үкси-үкси. Мин, гадилегем белән, бу кыз каушавыннан номерны дөрес җыймый, дип уйлыйм (аннары гына башыма килде: әнисенең номеры телефонына кертелгән була бит инде, хәзерге заманда нинди номер жыю?)

«Вы неправильно набрали телефон, вы ошиблись», — дим, чөнки беләм һәм шуңа күрә курыкмадым да: кызларым минем белән беркайчан да русча сөйләшми. «Нет, мама, я все правильно набрала, мама, авария», — дип кычкыра-кычкыра елый бу.

«Нет, мои дочери говорят на татарском», — дип әйтәм. «Мама, я в аварию попала, а ты хочешь, чтобы я говорила на татарском?» — дип, елый-елый мине гаепли үк башлады бу! Мин татарчага күчтем: татарча сөйләш, татарча әйт, минем кызларым татарча сөйләшә, дип әйттем!

Татарча сөйләшә башлавыма түзә алмады, ташлады трубканы! Туган телемә рәхмәт! Татар теле җиңде дошманны! Кызларым төрле хәлдә дә минем белән татарча сөйләшкәнне аңлыймыни ул, юньсез! Татар телем телефон бәйләнчекләреннән дә коткара әле мине.

Көн саен диярлек, я тәрәзә куябыз, я бушка сәламәтлегегезне тикшерәбез, дип шалтыраталар. «Әйе», дип трубканы алгач, бер төртелеп калалар. Әмма сүзләрен дәвам итәләр, «сезгә нәрсә кирәк, татарча сөйләшегез», — дип тик кабатлап торам. Шуннан трубканы ташлыйлар. Яшәсен татар теле!” - дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100