Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган тел» шигыре хәзерге татар телендә: Туган телем, син хип-хоп, минем йөрәк ритмында

news_top_970_100

«Татарлар» темасына кызыклы рилслар төшерүче Азат Кашапов Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен 2024 елгы татар телендә ничек яңгыравын ишеттерде. Аңа ChatGPT дигән ясалма фәһемле чат-бот ярдәмгә килгән.

Туган тел. Ясалма фәһем. 2024 ел

Туган телем, син хип-хоп,

Минем йөрәк ритмында,

Чатларда, сторисларда,

Син минем онлайн дустым да.

Гаджетларда, плей-листларда,

Трендларда, рэп баттлларда,

Син безнең рэп-татар моңым,

Киләчәккә юл күрсәткечем.

Туган телем – креатив,

Син – минем инста-стори.

Заманча, уникаль стиль,

Син – безнең бәхет көнебез.

Туган тел. Габдулла Тукай. 1909

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100