«Туган тел» рэп форматында: «Тукай үзе лайк куяр иде» һәм «Унбиш суткыга ябарга!»
Апрель аенда туган телебез — татар теленә игътибар аеруча көчле. Быел «Туган тел» җыры 3 яшь егет башкарыунда рэп формасында яңгырады. Бәдрәфтә рэп укыган егет һәм ярымшәрә кыз төшерелгән клип шау-шу куптарды, сораулар уятты. «Интертат» Тукайны болай күрсәтергә ярыймы дигән сорауга җавап эзләде.
26 апрельдә Тукаебызның туган көнен, шигырь бәйрәмен билгеләп үтәбез. Без шул шигырь бәйрәменә дип балалардан шигырьләр ятлатабыз, шагыйрь белән бәйле төрле истәлекләр калкып чыга, татар теле дәресләрендә «Туган тел» җыры җырлана, кечерәк сыйныфлар Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карыйлар, рәсемнәр ясыйлар. Ул көннәрдә татар җәмәгатьчелеге Тукай дип кайный.
Интернет дәрьясында 3 яшь егетнең — Булат, Әмир һәм Равилнең «Туган тел»не рэп итеп башкаруын күрми калучылар сирәктер. Клип шаккаттыра, башта агрессив тоела. Тиз-тиз бер-бер артлы бертуктаусыз алышынып торган кадрлар арасында бәдрәфтә утырып җырлаучы егет, диванда сузылып яткан ярым шәрә кыздан калганнары истә дә калмыйдыр, чөнки алары беренче чиратта күзгә ташлана.Мондый клип караганда җырның сүзләре дә ишетелмидер, мөгаен. Ишектәге Салават төшерелгән календарь, машинаның милли бизәкләре шулай ук арткы планга күчә.
Әмма мин бер әйбергә игътибар иттем. Мондый заманча стильдә иҗат итүчеләрнең гадәттә татарча акцент белән җырлаганын еш ишеткәнгәме, егетләрнең акценты юк икәнен бәяләде.
«Унбиш суткыга ябарга!»
Клип төрле социаль челтәрләрдә дә таралды. Комментарийлар саны да бихисап. Арада бик ямьсезләре дә очрап куя. Егетләрне тәртипсезлектә һәм Тукайны пычрату, мәсхәрә итүдә гаепләгәннәр. Клип галәмәт кенә «утлы» комментарийлар да җыйган. Мәсәлән, Интертат аккаунтында булган комментарийларның кайберләре:
«Бөек Тукаебызны мыскыл итү кебек кабул иттем», — дип яза Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаев.
«Караганда бернинди позитив юк, ниндидер маддәләр тәэсирендә эшләгәннәр кебек, мин 30 секундына гына түздем. Коточкыч фильмнар кебек бик агрессив клип», — дип яза җырчы Альбина Кармышева.
«Моны күрү өчен халыкка күпме авырлыклар кичерергә туры килде? Хурлык. Бу егетләргә иң урын бәдрәфтә аларның иҗаты белән».
«Бу җырны чыгарган адәмнәрне штрафка тартырга кирәк, Тукайны мыскыл итү бу. Бу такмакны юк итәргә кирәк».
«Җүләрләрне чәчеп үстерәсе юк».
«Туган телне дә дураклар белән болгатмагыз инде, җитәр, туйдык, балалардан дураклар ясамагыз. Бу туган тел түгел, „Южный“ кызларыныкы бугай» (белмәүчеләр өчен искәрмә — «Южный» трасса урамда басып торган фахишәләре белән дан казанды.
«Татар халкын мыскыл итү инде бу».
«Тукай кайтса, күсрәтер иде инде».
«Абау… Сүзем юк, мондый әйбер төшәрәләрме инде… Бик кызганыч, яшьләребез шундый күбесе».
«Нормаль адекват яшьләргә „Туган тел“ ничек бар, шулай якын ул. Ә бу клипта төшкән адәмнәр үзләренә игътибар, акыл һәм тәрбия җитмәгәнен күрсәткәннәр».
«Хайваннар».
«Мин 10 секунд кына карый алдым, бүтән түземлек җитмәде. Тукайны мәсхәрә итеп…»
«Бу егетләрен 15 тәүлеккә ябып куярга кирәктер шулай бәдрәфтә бөек Тукаебызны мыскыл иткән өчен».
«Я Ходаем, моны Тукай күреп, борылып яткандыр инде, бүтән күрмәс өчен».
«Җырларыбызның яңгырашы бик актуаль»
Тискәре фикерләр белән килешәләрме, бу фикерләргә ничек карыйлар? Моңа ничек карауларын белү өчен рэпер Булатның үзе белән сөйләштем.
«Максатыбыз — классикабызга, тел мәсьәләсенә игътибар җәлеп итү иде. Яшьләр бит классикага битараф, аның белән кызыксынмый, бу берәүгә дә сер түгел. Моны яшьләргә башка төрле, үзләренә якын формада тәкъдим итәргә кирәк. Беренче карашка ул форма башкаларга ят, бик ямьсез булып та тоелырга мөмкин. Әмма без максатыбызга ирештек, һәрхәлдә без шул юлда.
Таныш булмаган кешеләр дә күп яза миңа хәзер. Араларында уңай комментарий калдыручылар да бар. Бер кыз, мәсәлән, моны кабул итеп булмый дигән тулы бер пост та язган иде.
Иманым камил, комментарий язган кешеләрнең бөтенесе диярлек видеоны тулысынча карап та бетермәгәндер. Безнең клип халык әкиятләре элементларына да бик бай. Без аларны махсус күзгә ташланып торырлык итеп ясамадык. Кешеләр үзләре күреп алсын иде. Клип Салаваттан башлана. Барысы да бик гади, чөнки мин аның иҗатын үзем бик яратам. Шүрәле кулы пицца суза. Диванда яткан кызның зәңгәр япмалы булуы белән үзебезчә «Зәңгәр шәл»гә ишарә ясарга теләдек. Су анасын да керттек.
Әле рэп чыккач ук тискәре комментарийлар килә башлаган иде. Яшьләргә бу рэп, клип әле барып җитмәгәндер дип уйлыйм. Хәзерге вакытта яшьләргә үтеп керә алырдай бердәнбер формат дип саныйм мин аны. Күреп, тыңлап алар аны истә калдырачак.
Без әле тагын ике җырны әзерлибез: «Күбәләк» һәм «Әпипә». Алар да заман белән бергә атларга тиеш. Миңа калса, җырларыбызның яңгырашы бик актуаль, бүгенге көнгә аваздаш», — дип аңлатты үзләренең иҗатын Булат.
«Туган телдән туюмы, ваз кичүме?»
Рэп форматындагы «Туган тел» җырына карата татар җәмәгатьчелеге фикерләре белән кызыксындык.
«Идел» яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова:
Яшьләр, бәлки, кызыксынып карар. Мин «Туган тел»не традицион форматта, салмак көйгә гимн итеп җырлауга ияләшкән. Болай рэп итеп җырлауны ишетү һәм кабул итү күңелемә ятып бетми минем. Һаман тыңланып йөрелә торган җыр булыр дип уйламыйм. Кайбер вакытта җырларны яңартуның матур очраклары да килеп чыга. Әмма менә «Туган тел»не рэп форматында берничек тә кабул итәсем килми.
Шагыйрь, язучы-прозаик, әдәбият галиме Фәрит Яхин:
Минем белән эшләүче яшьләр белән дә киңәшләштем. «Мондый ячейка булырга тиеш», — диде алар. Югыйсә бу урын буш торыр иде. Мондый нәрсәләр дә туарга тиеш, тик чама хисе турында һич тә онытырга ярамый. Татар сәнгатенең бу төр юнәлешендә дә эшләүчеләре булырга тиеш. Әлеге яшьләрнең бу эшкә алынуларын без хөрмәт итәргә тиешбез, әмма, чама хисен онытмыйча, чын сәнгати юнәлешне тотсалар, тагы да яхшырак булыр иде дигән фикердә мин.
Алар хәзерге вакытта бу буш урыннытутырганнар, әмма да ләкин, җитдирәк таләпләр куеп, югарырак ноктага күтәрелергә дә мөмкинлек бар әле.
Бу клип күп кешедә сорау тудырды. Аннары сәнгать шулай булырга тиеш тә инде ул. Классика аша килеп бүгенге тормышны тоярга мөмкинлек бирә. Сценарияләренең бик эчтәлекле урыннары да бар.
Алар анда нәрсәдер әйтергә телиләр. Арттырып җибәрүләре дә, ямьсез урыннары да күп. Бер карасаң, рэпның стиле инде, нишләтәсең. Һәр жанрның үз шартлары да бар бит. Шулай да бәдрәфтә «Туган тел»не җырлау бу арттырумы, я моңа берәр мәгънә салынганмы: туган телдән туюмы, ваз кичүме бу? Менә шушы мәгънәләре аркасында мин бу клипны яңадан кайтып карарга мәҗбүрмен. Безнең туган телебезгә мөнәсәбәтебез начарлануын әйтергә теләмәделәрме икән? Миңа шулай тоелды. Ниндидер бер перспектив лирик юнәлеш тә бирергә аларның мөмкинлекләре бар иде. Болардан тыш матур тормыш та бар икәнен күрсәтсәләр, тагын да әйбәтрәк булыр иде.
Клиптагы күп әйберне безнең традицион символлар белән аңлатып алмыйбыз, аны бүгенге тормыш хакыйкате белән генә аңлатып була. Электән килә торган шигъри поэтик күзаллаулардан китү күренә. Дөрес, ул китү кайчан да булса булырга да тиеш.
Рэпның максаты — классиканы күрсәтү түгел, ә аны яңача интерпретацияләү. Әгәр дә шул лирик агымны да керткән булсалар, бу инде рэпта яңа бер сүз булыр иде. Тукай да бит шуның белән әһәмиятле. Ул социаль-иҗтимагый сорауларны күтәреп, яңадан лирик өлешен биреп алу үзенчәлеге бар. Тукайның менә шушы ягын беркем дә кабатлый алмаган.
Клип төшерү, уйнау һәм рэп буенча да бездә көчле кешеләр бар икән бит. Бу егетләр булдыра.
Аннары тәнкыйть булырга тиеш. «Тукайны мыскыл иткәннәр», — дип әйтүләре дә шагыйрьне яклау өчен халык хисләрен кузгата.
«Туган тел» — ул халык җыры, барыбызныкы да»
Җырчы Илгиз Шәйхразиев:
Минем шундый фикерем бар: без — татарлар артык консерватив халык. Кызганыч, бездә яңалыкларга катгый каршы киләләр. Шулай дәвам итсә, безнең мәдәниятыбыз үсмәячәк. Без Илһам абый, Әлфия апаларны, Яхиннарны яратабыз. Тик менә шушы егетләргә каршы булган хейтерларның күбесенең Яхинның музыкасын ишеткәннәре дә юк, алар Илһам абый Шакировны да тыңламыйлар. Бары мәдәниятны аңлаган кеше генә мондый форматка нәфрәт белән карамый.
Безнең халыкта шундый күренешне күргәч, бу ахырга инстанция дип уйлыйлар. Мин аңламыйм, ни өчен ул егетләргә шул галәмәт каршы киләләр. Алдагы традицион «Туган тел» моның белән генә юкка чыкмый бит инде. «Туган тел» ул — халык җыры, барыбызныкы да. Бу җыр стильне аңлаган кешеләр өчен эшләнгән. Ошамаса, тыңламагыз.
Дөнья бит аяктагы чабатасын кигән килеш бер урында гына тормый, әлегә кая чапканы билгесез булса да, ул алга ыргыла. Тукай үзе үк консерваторлар һәм фундаменталистлардан көлгән. 26 яшьлек Габдулла бу егетләргә һичшиксез лайк куяр иде.
Филология фәннәре кандидаты, галимә Миләүшә Хәбетдинова:
Мин моны мәдәни әйбер дип әйтмәс идем. Бу стёб, китч. Бәлки яшьләрнең шулай протест белдерәсе киләдер. Без бит инде яшьләрне туган телгә тартабыз дип, бик күп видеоконтент ясалды. Мин дә гел сорау туа: бу очракта яшьләрнең фикерләре белән кызыксыналармы, алардан сорыйлармы икән?
Безнең инициативаларга, бәлки, көлемсерәп карыйлардыр. Алар телдән сувенир продукция ясауга шулай протест белдерәләрдер. Бу битарафлыкны: эштә — бер, сүздә икенче булуны яшьләр бик тиз тоеп алалар.
Протест белдерүнең бер формасы итеп кабул иттем мин моны. Матур киемле абыйлар-апалар трибунадан бер төрле әйбер сөйлиләр, ә эшләрендә икенче әйберне күрсәтәләр. Менә бу монафыйклык аларны ярсыта, ачуландыра. Бу катастрофа аларның күз алдында булды: без үз телебездән рәсми рәвештә үзебез баш тарттык. Шул ук вакытта өстән яшьләрне телне сакларга кирәк дип өйрәтәләр. Менә бу рэп, шундый эстетиканы яшьләр дөньясы итеп күрсәтәләр. Ничә проценты аларның шул мәдәният белән яшиләр соң? Бу олы буынның яшьләрне шулай күзаллауларына каршы чыгу булуы да ихтимал. Бәлки, мәдәниятка булган карашлары да шундыйдыр.
Һәр телнең үз аһәңе бар һәм аны һичшиксез сакларга кирәк. Безнең тел ул моңлы. Монда туган телне үстерү дигән әйбер юк.
Аннары татарда шундый тискәре сыйфат бар — алар бик тиз чит мәдәниятны үз итә. Яңа мәдәният төзим дип, чит формаларга иярә, ләкин алар безнең телебезнең аһәңенә ят, туры килми.
Тел бит ул утрауда — татар теле дәресендә генә яши алмый, аны эшләтә белергә кирәк. Бүгенге җәмгыятьнең бөек рухи кыйммәтләр белән яшәргә вакыты юк. Дәүләт телне эшләтә белергә тиеш, риторик формада гына түгел. Карьера өчен кирәк булырга тиеш ул. Яшьләр тел турындагы матур сүзләрдән туйды, ә чынбарлыкта бернәрсә үзгәрми. Бу тел белән акча эшләргә булганда ул исән. Бүгенге кеше идея өчен яшәми. Бу дәүләт мондый балаларны үзе тәрбияләде. Алар моны постмодернистик күпертеп, шапшак образлар белән күрсәтеп, безне «комфорт зонасыннан» чыгара.
Тел саклау бүгенге көндә модадагы юнәлеш, — диде галимә.
Егетләрнең ниятләре дә изге булгандыр… Ничек кенә булмасын, татар җәмәгатьчелеге шаулап алды бит. Тукайны якладык, телебезгә булган хөрмәт искә төште. Шул исәптән рэпер егетләр дә игътибар үзәгендә иде. Тукайның туган көне үтте, димәк, көндәлек мәшәкатьләргә баткан вакыт алга барыр, клип та, тискәре фикерләр дә онытылыр. Туган телгә булган игътибарыбыз да апрель белән үтә түгелме соң?