news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туган тел көне ничек узачак – программа

news_top
Туган тел көне ничек узачак – программа
Фото: «Татар-информ»

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары бөек шагыйрьнең туган җирендә, Арча районының Яңа Кырлай авылында 25 апрельдә башлана. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгер Арча районында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уза, көндез Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар интеллигенциясе вәкилләре белән очраша.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына Арча районында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ачыла.

Казанда тантаналар 26 апрельдә узачак.

10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай скверында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, иҗат әһелләре, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.

Туган тел көненә багышланган төп чаралар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак.

Көндез Тукайның «Кәҗә белән Сарык Печән Базарында» әсәре буенча музыкаль спектакль күрсәтелә. Театр фойесында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган проектлар күргәзмәсе эшләячәк.

14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Туган тел көненә багышланган Шигърият бәйрәме үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, республиканың иҗат берлекләре вәкилләре, танылган мәдәният эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек катнаша. Чара «ТНВ» каналында турыдан-туры трансляцияләнә.

16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясенең гала концерты була. Чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Акция кысаларында заманча татар музыкасының яңа буыны вәкилләре чыгыш ясый, республика акциясенә йомгак ясала, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү оештырыла.

Әйтергә кирәк, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар республиканың барлык муниципаль районнарында ел дәвамында уздырыла.

Ел дәвамында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза. Проектта төрле ысуллар белән катнашырга мөмкин: офлайн: пәнҗешәмбе көннәрендә торак пунктыгыздагы теләсә кайсы китапханәгә керегез. Катнашу бушлай. Онлайн: социаль челтәрләрдә Тукай шигырьләрен уку яки аның иҗаты турында үз фикерләрең белән язма урнаштыру һәм язма астына #Тукайнбергаләпукыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештегларын кую.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар