news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туган тел көне алдыннан Кырлайда Тукайның музей комплексы ачылачак

news_top
Туган тел көне алдыннан Кырлайда Тукайның музей комплексы ачылачак
Фото: © «Татар-информ» архивы

25 апрельдә Кырлайда, зур реконструкциядән соң, Габдулла Тукайның музей комплексы ачыла. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Арча районының Кырлай авылында музей комплексында тулы масштаблы реконструкция төгәлләнә, яңа экспозиция ясала. Ачылыш 25 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак», – диде Ирада Әюпова.

Шулай ук бу көнне Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашачак, дип өстәде министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар