Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган тел көне: Тукай премиясе лауреатлары, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы, шигырь бәйрәме

26 апрель - Туган тел көне. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн быел чараларга бик бай булды.

news_top_970_100
Туган тел көне: Тукай премиясе лауреатлары, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы, шигырь бәйрәме

Рөстәм Миңнеханов Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Дәүләт Советы депутаты Рәзил Вәлиев катнаштылар.

Тукай премиясе лауреатлары

Бүген Габдулла Тукай иесемендәге дәүләт бүләге лауреатлары билгеле булды. 

2019 ел лауреатлары:

1. Әлмиев Надир Усман улы - график эшләр сериясе өчен, «Колокола Хиросимы» циклы, Дәрдмәнд, Г.Тукай, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Кутуй, Р.Бохараев һ.б. татар шагыйрьләре җыентыгына иллюстрацияләр, «Татарстан, Алтай» пейзажлар сериясе өчен.

2. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахман улы - татар фольклор мирасына керткән өлеше өчен, «Олы юл» әдәби-музыкаль кичәләр циклы өчен, «Онытырга мөмкин түгел» һәм «Яшәү барыбер кызык», «Олы юл», «Борчылма» җыентыклары өчен.

3. Камал театры артистлары төркеме: Бикчәнтәева (Хәмитова) Люция Миңнеәхмәт кызы, Бариев Радик Зөфәр улы, Хәйруллин Искәндәр Илдар улы. Татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен.

4. Галиуллин Тәлгат Нәби улы - «Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен.

Быел Тукай премиясенә 16 намзәт тәкъдим ителгән иде.

Казанда ел саен уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады


Казанда ел саен Габдулла Тукай көнендә уза торган шигърият бәйрәмендә утызлап татар шагыйре чыгыш ясады. Шигърият бәйрәменә халык мәйдан тутырып килгән иде. 

Шигърият бәйрәме Мөдәррис Әгъләмнең "Тукайга хатлар" поэмасыннан өзекләр белән башланып китте. Шигырьләрне Казан театр училищесы студентлары укыды.

Халык алдында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады. Ул шулай җанга үтәрлек итеп Тукай шигырьләрен сөйли алган яшьләребез барында телебезнең. киләчәге барлыгына ышаныч белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен котлады


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләрен котлады. Аларның исемнәре Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чарада рәсми рәвештә игълан ителде.

"Барыгызны да Туган тел көне, Габдулла Тукайның туган көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, уңышлар телим. Рәхмәт монда килүегез өчен!" - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты.

"Бәйрәмне матур итеп үткәрергә кирәк. Шушы концерт залында беренче тапкыр бәйрәм уздырабыз. Республикада әле андый зал юк иде, үзегез бәяләрсез, уңай булганмы, кайсы җирен нишләтергә. Халык аэропортка Габдулла Тукай исеме кушты, шушы залга Илһам Шакиров исеме бирелде. Хәерле сәгатьтә! Рәхәтен күрергә насыйп булсын!" - диде Миңнеханов.

"Габдулла Тукай премиясе лауреатларын чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә дә матур әсәрләр иҗат ителер дип өметләнәм", - диде Президент. 

Илһам Шакиров исемендәге концертлар залын халыкка тәкъдим иттеләр


Бүген "Казан Экспо" күргәзмә комплексында урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залы халыкка тәкъдим ителде. Биредә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Яңа концерт залының мәйданы 3348,75 квадрат метр тәшкил итә. 3 178 кеше сыйдырышлы зур зал сигез төрле вариантта трансформацияләнә. Зур залны 2971, 2405, 2189, 1745, 1529, 1145, 910 урынлык итеп үзгәртеп була. Биредә кием алмаштыру, сәхнәгә чыгарга чират көтү, синхрон тәрҗемә, гримерка, репетиция ясау бүлмәләре каралган.

Залда барлыгы 3187 урынның 33е сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен. монда акустика да күп функцияле залларга тиешле таләпләргә җавап бирә.

Яңа төзелгән концерт залына мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров исемен бирү турында быел 18 гыйнварда артист белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фикеренчә, яңа концерт залының Илһам Шакиров исемен йөртүе башка милләт вәкилләренә бөек татар җырчысының әһәмиятен һәм данын аңлатып торачак. "Ул Илһам Шакиров исемен йөртсә дә, ул татар халкы өчен генә түгел, бөтен халык өчен дә хезмәт итәчәк", - диде ул.

Концерт залы ачылышына мәдәният, сәнгать әһелләре, язучылар, шагыйрьәр, республиканың төрле районнарыннан делегацияләр чакырылган. Концертта җырчыла Тукай шгырьләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар. "Күңел" җыры белән Динә Гарипова, "Газапан соң" җыры белән Раяз Фасыйхов, "Син булмасаң..." җыры белән Айдар Сөләйманов, "Саумы, кояш" җыр белән Филүс Каһиров чыгыш ясады.

Концерт "Туган тел"не күмәк җырлау белән төгәлләнде.

    

“Тяжело с татарским” антипремиясе кемгә эләкте?

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында тапшырыла торган “Тяжело с татарским” антипремиясен элмә такталарда татар телен кулланмаган өчен “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексына бирделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100