«Туган тел фест»: татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләр акчалата премия алачак
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Туган тел фест» республика конкурс-премиясенә багышланган матбугат конференциясе узды.
«Туган тел фест» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Бала-Сити» балалар бакчасы ярдәмендә оештырыла. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә.
Әлеге фестивальдә мәктәпкәчә белем бирү педагоглары катнаша. «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары һәм мәктәпләре челтәренә нигез салучы, «Туган тел фест»ны оештыручы Альбина Насыйрова сүзләренчә, әлеге юнәлештә эшләүче педагоглар өчен татар телендә чаралар күп түгел.
– Фестиваль практик форматта уза. Анда катнашкан һәр педагог һәм методист үзе белән эшендә куллана алырлык белем, яңа алымнар алып кайта. Бирегә иҗади фикерләүче, яңалыкка омтылучы, битараф булмаган педагоглар җыела. Алар балаларга кызык булсын, сабыйлар татар теле дәресләренә теләп йөрсен өчен тырыша. Мондый педагогларга ярдәм итү бик мөһим, – дип сөйләде Альбина Насыйрова.
«Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчалары һәм мәктәпләре челтәренә нигез салучы, «Туган тел фестивале»н оештыручы Альбина Насыйрова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Аның сүзләренчә, фестивальдә педагоглар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша ала.
– Кемнеңдер үз инновацион алымы, кызыклы методик әсбаплары бар, кемдер тәрбияче-блогер, кемдер балалар белән бергә әкиятләр иҗат итә. Музыкага сәләтле педагоглар арасында татар телендә музыка дәресләрен бик кызыклы итеп алып баручылар да бар. Фестивальдә катнашкан һәр педагог – үзенчә бер йолдыз. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәрберсе үз проекты, тәҗрибәсе белән уртаклаша, бу башкаларның да эшен баета. Бу фестивальгә килергә кирәк. Иң азы – эшегезгә илһамланып кайтасыз, ә иң күбе – яңа проектлар белән алымнарны күреп, балалар бакчаларына алып кайтып, коллегаларыгыз белән бүлешәчәксез, – диде ул.
Быел педагоглар өчен конкурс-премия дә оештырырга булганнар. Барлыгы 73 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан 15 финалист сайлап алынган.
Премия күләме:
- 1 урын – 50 мең сум;
- 2 урын – 30 мең сум;
- 3 урын – 20 мең сум.
«Үз өлкәсендә чын мәгънәсендә «йолдыз» булган педагогларны таптык»
Оештыручылар сүзләренчә, «Туган тел фест»та Татарстан педагоглары гына түгел, башка төбәкләрдән дә тәрбиячеләр һәм методистлар катнаша. Бу турыда Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе беренче категорияле эксперты Рәйхана Баһавиева сөйләде.
«Туган тел фест» шәһәр күләмендә 4 ел элек башланып киткән иде. Анда катнашучылар ел саен арта бара, бу – куанычлы күренеш… Республика күләмендә беренче тапкыр үткәрелә дип әйтсәк тә, башка төбәкләрдән катнашучылар да бар. Шуңа аны төбәкара фестиваль дип әйтсәк тә була. Фестивальнең масштабы елдан-ел киңәя. Әлеге фестиваль тәрбиячеләрне берләштерә, аларга үзара аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә, – диде ул.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе беренче категорияле эксперты Рәйхана Баһавиева
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фестивальнең тагын бер мөһим юнәлеше – халык педагогикасын бүгенге шартларга яраклаштырып, балаларга кызыклы формада җиткерү. «Тәрбиячеләр әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергәләп эшләп, халык педагогикасын заманча формада балаларга җиткерергә тырыша. Видеороликларны караганда, тәрбиячеләрнең моңа бик оста якын килүен күрдек. Алар гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны заман сулышы белән бәйләп, балалар өчен кызыклы итеп тәкъдим итә. Бер-берсеннән өйрәнерлек, үрнәк итеп алырлык бик уңышлы эшләр бар. Без үз өлкәсендә чын мәгънәсендә «йолдыз» булган педагогларны таптык дип әйтергә мөмкин.
Халык педагогикасы элек-электән буыннар чылбырын ныгытып торган. Бүген без аның мөмкинлекләрен заманча формада кулланып, буыннар чылбырын ныгытуда да файдаланырга тиешбез. Фестиваль шушы максатка табигый һәм җиңел формада ирешергә мөмкинлек бирә, – диде Рәйхана Баһавиева.
5 номинация: уен, цифрлы технологияләр, мохит, милли чара
«Туган тел фест»та катнашучылар 5 номинация буенча гаризалар тапшырган. Номинацияләр турында «Бала-Сити» балалар бакчасы методисты, югары категорияле педагог Гүзәл Мөхәммәтҗанова сөйләде.
– Беренче номинация – балаларга телне уен аша өйрәтү. Уен – балалар өчен иң кызыклы һәм нәтиҗәле форматларның берсе. Бер караганда, бу номинация җиңел кебек тоелырга мөмкин, ләкин хәзерге заманда уеннар бик күп. Шуңа күрә бу номинациядә катнашу өчен тәрбиячегә, укытучыга төптән булган сәләтен һәм бик үзенчәлекле булган уенын тәкъдим итәргә кирәк.
Икенче номинация – цифрлы технологияләр куллану. Монда тәрбиячеләр блогер буларак та тәҗрибәләрен тәкъдим итте. Безнең бер блогер финалга чыкты. Биредә булган Гөлназ Бәдретдинова әлеге номинациядә финалист булды.
«Бала-Сити» балалар бакчасы методисты, югары категорияле педагог Гүзәл Мөхәммәтҗанова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Өченче номинация – үстерүче предмет-киңлек мохите. Мохитне еш кына өченче педагог дип атыйлар. Мохит балаларга гына түгел, белем бирү оешмасындагы булган өлкәннәргә дә тәэсир итә. Балалар өчен мохит булдырганда иң нәтиҗәле предметларны, әсбапларны урнаштырырга тырышабыз.
Дүртенче номинация – «Милли чара остасы». Ул милли йолалар, гореф-гадәтләр аша төрле буыннарны берләштерүгә юнәлдерелгән. Безнең быел бик отышлы булган тәҗрибәбез бар.
Бишенче номинация мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә музыка әсәрләрен нәтиҗәле куллануга багышланган. Музыка үзе үк баланың үсешенә көчле йогынты ясый торган мохит. Ул уеннарда да, шөгыльләрдә дә еш кулланыла, – дип аңлатты Гүзәл Мөхәммәтҗанова.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
- «Туган тел фест» республика конкурс-премиясе 26 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-паркта булачак. Чарага татар теле укытучыларын, тәрбиячеләрне, педагогларны чакыралар. Кунакларга сертификатлар һәм бүләкләр әзерләнгән. Моннан тыш, файдалы остаханәләр һәм концерт та булачак.