Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган нигез (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Дилүс, Әлфирә һәм Зөфәрнең әниләре Галия апа ярты ел элек вафат булды. Галия апа көтмәгәндә инсульттан китеп барды. Хастаханәдә ИВЛ аппаратында бер атна комада ятты да үлеп китте.

Галия апаның авылда зур булмаган, әмма әле нык кына йорты бар иде. Ихатасы, каралты-курасы да шактый зур, бик матур алма бакчасы да бар, өстәвенә, шәһәргә дә якын.

Зөфәр әнисенең вафатын бик авыр кичерде, алар әнисе белән бик якын иде шул. Галия апа да Зөфәрен башкаларга караганда үзгә бер төрле якын итеп, кызганып торды, ул яраткан мантыйлар белән бик еш сыйларга, улы ялларга кайтканда да кесәсенә бензинлык булса да акча салырга тырышты. Зөфәрнең хатыны Рушаниянең исә, торак шартларын яхшыртасы, зуррак фатир аласы килә иде. Ул, йортны сатарга һәм акчаны өч бертуган арасында бүләргә кирәк, дип уйлады. Бертуганнарның һәрберсе акчаны үзе теләгәнчә тотсын.

Балалар арасында өлкәне булган Дилүснең туган нигезгә бәйле үз фикере бар иде. Ул өйне калдырырга теләде. Әниләре исән вакыттагы кебек, барысы бергә – балалар-оныклар җыелып кайтырга, бакчада мәш килергә... Ә Зөфәр абыйсына каршы килеп нәрсә әйтә алсын соң, чөнки абыйсының дәлиле бар – әнисе шулай теләгән бит.

Шуңа, иренең пошмас, йомшак холкын белгәнгә күрә, Рушания дә ияреп барырга һәм иренең фикерен төгәл, ачык белдерергә уйлады. Алар туган нигездә җыелды. Дилүс йортны сатарга теләми, Зөфәрнең хатыны Рушания, һичшиксез сатарга кирәк, ди, Әлфирә генә аларның берсе яклы да булмады.

Фикерләр төрле, ә йорт берәү генә булганда нишләргә соң? Йортны бүлеп тә булмый, яки сатарга, яки юк. Рушания исә үпкә-шелтә белдерә башлады, янәсе, алар бала көтә, ә фатирда карават куярга да урын юк, аларга зуррак фатир кирәк. Шулай итеп, туганнар бер-берсен начар сүзләр әйтеп гаепләп бетерделәр, нишләптер, гел начар әйберләрне генә исләренә төшерделәр: йортта кемнең нәрсә эшләгәнен, кемнең күпме кайтып йөргәнен, әниләренә исән вакытында кемнең ныграк ярдәм иткәнен... Кыскасы, чебеннән фил ясадылар.

Дилүс чыгып китәр алдыннан гына, ачуы килеп Рушаниягә әйтеп куйды: «Зөфәрнең башын әйләндергәнсең икән чистый, бер рәхәт күрмәсәң иде. Әни йортны сатмаска кушты, ә син дөньяның астын өскә китерәсең, бөтен кешене әнинең теләгенә каршы котыртасың... Соңыннан моның белән ничек яшәргә җыенасың?» – диде өлкән абыйлары.

Шулай итеп, һәркем үз өенә кайтып китте. Рушания йортны сату белән шөгыльләнер өчен риелтор яллады, ә үзе зуррак фатир эзли башлады. Озакламый балалары туарга тиеш бит.

Өйне тиз саттылар, акчаны бүлештеләр, әмма акча беркемгә дә шатлык китермәде. Туганнар бер-берсенә зур үпкә хисе белән таралыштылар.

Рушания белән Зөфәрнең кызлары Гөлсөя үз вакытында, сау-сәламәт, нык булып туды. Әти-әнисе бик бәхетле иде. Кызга ике ай тулгач, педиатр планлы тикшерүдә баланың үпкәсен тыңлады, аңа нәрсәдер ошамады. Хастаханәгә салдылар, анализлар, тикшерүләр... Нәни Гөлсөянең үпкәсендә шеш таптылар... Операция ясадылар, шөкер, шеше куркыныч булып чыкмады. Әмма сабыйларына операция ясаганда Зөфәр белән Рушаниянең нәрсә кичергәнен бер Аллаһ кына беләдер.

Гөлсөягә 1,5 яшь тулгач, температурасы күтәрелеп, эче авыртып, ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр. Корсак куышлыгында үлекле ялкынсыну булган икән. Кабат наркоз астында операция ясарга кирәк булды. Гөлсөя уколлар, антибиотиклар белән дәваланып, хастаханәдә шактый озак ятты әле.

Ә 2 яшендә кызчык, ялгыш таганнан егылып төшеп, аягын сындырды. Кабат операцияләр, озак кына тернәкләнү курсы уздылар.

Әмма бәла моның белән генә дә бетмәгән иде әле. 4 яшендә Гөлсөя бик нык башы авыртуга зарлана, елый башлады. Әти-әнисе кабат табиблар буйлап чапты, әмма диагноз тынычландырырлык түгел иде – башында шеш таптылар. Алар яшәгән шәһәрдә мондый операциягә алынырдай табиблар юк иде, шуңа күрә Рушания белән Зөфәр ничек кирәк алай квота юллый алды һәм кызларын Мәскәүгә алып киттеләр. Табиблар снимокларны карады, әллә никадәр анализ ясадылар, шуннан соң, әлегә операция ясамый торырга, ярты ел чамасы күзәтергә кирәк, диделәр.

Бу авырулар өстенә Гөлсөянең иммунитеты бик какшады, искән җилдән дә авырып хастаханәгә эләгә башлады бала. Тулыр-тулмас 5 ел яшәү дәверендә нәни Гөлсөя үпкә ялкынсынуы, катлаулы отит кичерде, ә инде үлекле ангиналар турында әйтеп тә торасы юк...

Гөлсөя үсеш буенча да яшьтәшләреннән шактый калыша, күрәсең, берничә мәртәбә наркозлы операция ясатулар эзсез узмагандыр, әле дә булса башында булган шеш тә тәэсир итәдер. Рушания, кызына күбрәк вакыт багышлар өчен, эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Ире белән алар булган бөтен акчаларын кызларын дәвалар өчен тотып бетерделәр, табибларга йөртү, тернәкләндерү курслары узу өчен бурычка ук баттылар.

Рушания үзләренә килгән бөтен бәладә Зөфәрнең туганнарын гаепләде. Чөнки Гөлсөя белән авырлы булганда аны алар каргады бит, кайнанасының өен бүлешергә теләмәделәр. Ә бәлки, милек бүлешкәндә туганнар арасына кысылмаска кирәк булгандыр, үзләре хәл иткән булырлар иде әле? Ләкин буласы булган инде. Нәтиҗәдә нәрсә? Балалары гел авырып тора, аны дәвалау өчен өйне сатканнан кергән акча бере белән генә түгел, меңе белән чыкты инде. Әле алга таба аларның гаиләсен нәрсә көтүе бер Аллаһка гына мәгълүм шул...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100