Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган көнендә үлем: газ шартлаган йортта һәлак булган яшь ана баласының язмышын юраган

news_top_970_100

Тагын бер күп катлы йортта газ белән бәйле фаҗига. Бүген, 9 февральдә, 7.40 сәгатьтә Новосибирскидагы биш катлы йортта шартлау нәтиҗәсендә 15 фатирлы подъезд җимерелгән. 15:00 сәгатьтә Сәламәтлек саклау министрлыгы 7 кешенең, шул исәптән 2 яшьлек баланың үлемен раслады. Корбаннар арасында яшь әни һәм аның 2 яшьлек сабые да бар. Надежда Беликның бүген туган көне булган, дип яза «Московский комсомолец»

Фото: © 54.MCHS.GOV.RU

Фаҗига булуга, күршеләре һәм туганнары Надежда белән аның баласын эзләргә ашыга. Соңрак җимерекләр астында аларның мәетләре табыла... Надежданың ире исән калган. Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, ир шок халәтендә.

«Гаилә – ул әти патшалыгы, әниләр дөньясы һәм бала оҗмахы», – дип язган була Надежда социаль челтәрләргә куйган гаиләсе белән төшкән фотолары астына. Ул иренә шигырьләр багышлый һәм аларны үз битендә урнаштыра.

«Бу кыз миңа ошый, аның тиз үсүен теләмим», – дип язып куйган була Надежда кызының фотосы астына. Хәзер аның сүзләрен ниндидер коточкыч күрәзәчелек итеп бәяләп була...

«Без аның белән Мәскәүдә, сәүдә үзәгендәге кием кибетендә таныштык, – дип искә төшерә Надежданың дусты Ольга. – Ул бик җаваплы, игътибарлы иде... Аннары ул эштән китте һәм салонда тырнак ясаучы булып эшли башлады. Мин аның янына еш йөрдем. 8 ел элек Надя Новосибирскига китте. Без аның белән элемтәне дәвам иттек, бәйрәмнәр белән котлаша идек», – дип сөйләгән ул.

«Надя бик тырыш иде, эштә аны гел мактый иделәр. Җитди, игелекле, тыйнак. Мәскәүдән киткәч, бик үзгәрде. Тышкы кыяфәтенә күбрәк игътибар бирә башлады, үзен бик карады, тагын да матурланды», – ди Ольга.

Надежда һәм Ангелина

Фото: © Надежданың социаль челтәреннән

Тагын бер элеккеге хезмәттәше сүзләренчә, Надежда соңгы елларда «Вымпелком» оешмасында юридик затлар өчен сату менеджеры булып эшләгән. Алар ире белән берничә ел Новокузнецк шәһәрендә дә яшәп алганнар. Аннары Константинны эш буенча Новосибирскига күчергәннәр. Надежда бала таба һәм фаҗига вакытында декрет ялында була...

«Надя бик аралашучан, ярдәмчел дус иде», – дип сөйли аның турында хезмәттәшләре.

Новосибирск өлкәсе Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетика министрлыгы җирле пабликлардан «хәзерге шартларда бары тик рәсми мәгълүматка гына ышануны» сорый. Рәсми мәгълүматларда шулайрак: «Әлеге йортта 4 подъезд, 60 фатир бар. Йорт газ тарату җайланмасыннан сыекландырылган газ белән тәэмин ителде. Йорт эчендәге газ җиһазларын диагностикалауны махсус оешма 2022 елның сентябрендә үткәрде. Җиһазларга хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм тикшерү, шулай ук кулланучылар һәм контрольлек итүче органнарның гамәлләре гадәттән тыш хәлләрне тикшерү барышында ачыкланачак».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100