6 июльдә Авыргазы районы Тугай авылында туган Булат Йосыповка 32 яшь тулган. Нәкъ шул көнне ул һәлак булган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов хәбәр итә. «Булат безнең хәтердә Ватанның чын патриоты булып калачак, ул гомеренең соңгы мизгеленә кадәр хәрби антына тугры булып калды. Әти-әниләренең, якыннарының, авылдашларының кайгысын уртаклашам. Бу – бөтен Гафури районы өчен авыр югалту», – дип язган район башлыгы.
Ул, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
«Башка сыймый – ничек инде ул алай? Сине инде кайтарып булмый, иркәм, яратам сине, һәрвакыт истә тотармын, син – безнең героебыз. Тыныч йокла, туганым», – дип язган кыз туганы.
Социаль челтәрләрдә якыннарының кайгысын уртаклашып язалар:
«Сабырлык бир, Аллаһ»;
«Китә шул кадерлеләребез»;
«Кайчан бетә инде бу сугыш»;
«Урыны оҗмах түрләреннән булсын, Булатның әти-әнисенә, туганнарына сабырлык, түземлек»;
«Иң шәп егетне югалттык, без аны гомеребез буе искә алырбыз. Булат, без сине онытмабыз»;
«Тыныч йокла, авылыбыз батыры»;
«Китәсез шул кайтмас җирләргә. Тар каберең киң, иманың юлдаш булсын! Якыннарыңа сабырлык бирсен Ходаем!»