Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган көндә фаҗига: Яшь әни белән нәни кызчыкны вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
Туган көндә фаҗига: Яшь әни белән нәни кызчыкны вәхшиләрчә үтергәннәр
Фото: © "Татар-информ"

Кубань халкын коточкыч җинаять тетрәндергән. Адыгеядә яшәүче ир-ат элеккеге сөйгәнен һәм аның 2 яшьлек кызын вәхшиләрчә үтергән. Фаҗига баланың туган көне көнне булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

28 яшьлек Надежда мәетен коткаручылар Краснодар шәһәрендә янып беткән фатирда таба. Урынга килгән тикшерүчеләр моның җинаять булуын шунда ук аңлый һәм хатынның элеккеге сөйгәне катнашы булу да ачыклана.

«Тикшерү ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 23 гыйнварда кич белән 28 яшьлек хатын яши торган фатирга килә. Алар талаша һәм ир-ат хатынны буып үтерә», – диелә хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче шәхесен тиз арада билгелиләр. Ул – Адыгеяда яшәүче 28 яшьлек ир-ат. Яшь хатын бу ир белән мөнәсәбәтләр корып карый, ләкин күптән түгел генә аның белән аерылышырга була.

Күршеләр сүзләренчә, Надежда нәни кызы белән яши. Ләкин янган фатирда бала табылмый. Туганнары үтерүче баланы исән калдыруга өметләнә. Ләкин күрше республикада тоткарлагач, ир-ат баланы да үтерүен әйтә. Ул бала мәетен фатирдан алып киткән һәм Адыгеяда яшергән. Ике корбанын да буып үтергән, аннары, 1 тәүлек узгач, фатирга ут төрткән.

Надежда үзе Кропоткинда туган. Краснодарга яхшы тормыш эзләп күченгән, ялгызы гына кыз баласын үстергән. Кибеттә сатучы булып эшләгән, заказга тортлар пешерә башлаган булган.

Үләргә берничә сәгать калганда, Надежда социаль челтәрләрдә матур фотолар куя. Ул кызы белән бергә сабыйның 2 яшьлеген бәйрәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100