news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Туган көненә «бүләк» – Раяз Фасыйховның улы белән күңелсез хәл булган

news_top
«Туган көненә «бүләк» – Раяз Фасыйховның улы белән күңелсез хәл булган
Фото: Раяз Фасыйхов сторисларыннан

Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйховның улы күңелсез хәлгә юлыккан – кулын бик каты имгәткән. Рамазанга укырга гипс белән йөрергә туры киләчәк. Өстәвенә, бу хәл Рамазанның туган көнендә булган.

«Безнең Рамазанның кичә туган көне булды: 14 яшь тулды. Һәм ул үзенә бүләк ясады – гипс! Гипс! Бик яхшы гына футбол уйнаганнар кичә. Сынмаган, Аллаһка шөкер, имгәнгән генә. Мәктәпкә шулай йөри торган буласың инде хәзер, и улым», – ди Раяз Фасыйхов Рамазанга.

Рамазанның кәефе артык төшмәгән бугай. «Менә шулай инде», – дип елмая ул.

Рамазанның тизрәк сихәтләнүен теләп калабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 август 2025
    Исемсез
    Ир-ат тормышны шулайрак башлый. Киләчәккә дөрес атларга шулай өйрәнәсең инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар