Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган көнен үткәрдек тә батып үлде». Кыз бала апасы каршында боз астына төшеп киткән

news_top_970_100

Иркутск өлкәсенең Усольский районында 8 яшьлек кыз суда батып үлгән. Бер тәүлек алдан гына аның туган көне булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Ник кенә елгага баргандыр? Кече кызым булмавын аңлау килмәде әле. Ышанмыйм. 6 апрельдә – фаҗигагә 1 көн алдан – туган көне иде. Без аны кибетләргә йөреп, икәү генә уздырдык», – ди әни кеше.

Әле кызның мәетен эзлиләр.

Кыз гаиләдә кечесе – дүртенче бала була. 18 яшьлек абыйсы, 14 һәм 10 яшьлек апалары бар.

«Алые паруса» юнармия отрядына абыйсы алып барды, аңа 5 кенә яшь иде. Ул батыр кыз иде», – ди туганнары.

6 апрельдә ул «Алые паруса»га дәрескә бармый, туган көнендә әнисе белән Усолье-Сибирскоега бүләкләр алырга китә. Күптән хыялланган уенчыгын – зур йомшак каз ала. «Бик рәхәт булды», – ди әнисе.

Туган көнне гаилә белән 7 апрельдә кич уздырырга булалар, абыйларын көтеп торалар.

«7 апрельдә гаилә храмга бара, аннары кайталар, бәйрәмгә әзерләнәләр. Аннары кыз апасы һәм дус кызы белән урамга чыгып китә. Әниләре кибеткә бара. Кызлар елгага бара торган урынга китә. Тик алар гадәттә анда йөрми иде», – ди туганнары.

Кызлар бозга кереп фотога төшмәкче була. Апалары каршы килә, ул куркынычны аңлый, ләкин кызларны тыңлата алмый. Ярдан 10 метр чамасы ераклыкта кызлар астында боз ярыла.

«Олы кызым ярда басып торган. Ул ярдәмгә чакыра. Күрше чыга, ул кызымның дустын тартып чыгара ала, ләкин кече кызны коткара алмыйлар, агым көчле була», – ди әни кеше.

Әни кешегә күршеләр шалтыратып әйтә. 8 апрельдә иртән мәетне эзли башлыйлар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2024
    Исемсез
    Күпме мәктәпләрдә сөйләнә куркыныч язгы вакыт турында, бала-чага никләр тыңламый микән? Шул телефон башларына җитә инде...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100