Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган көннән соң» — Татарстанда авариядә бер егет һәм ике кыз үлде, ике егет имгәнде

16 яшьлек йөртүче идарә иткән машина юл коймаларына бәрелә-бәрелә, кырыйга төшеп китә һәм каплана.

news_top_970_100

Бүген иртән Югары Ослан районының Ключищи авылы янында коточкыч авариядә өч кеше һәлак булды, ике кеше имгәнде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Машина юл кырыена төшеп капланган. Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе белешмәсе буенча, авариягә очраган машина белән 16 яшьлек үсмер идарә иткән.

Үсмер машина руле артында була, ул зур тизлектә барган килеш, юл кырыена чыга, металл коймага бәрелә. Аннары каршы як полосага чыга һәм башка коймага бәрелә, шуннан соң юл кырыена төшеп китә.

Авариядә машина йөртүче үзе, 19 яшьлек ике пассажир кыз һәлак була. 19 һәм 20 яшьлек пассажир егетләр имгәнә. Аларны Казанның 7 нче хастаханәсенә китергәннәр. 

Фаҗига сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. 

РИА Новости Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, авария иртәнге алтыда Казан-Ульяновск юлының 5 нче километрында була. 2005 елда туган балигъ булмаган үсмер машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, Datsun On-Do машинасына иптәшләрен утыртып алып чыгып китә, диелә хәбәрдә.

Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, егетләр һәм кызлар Түбән Ослан авылында шәхси йортта ял иткән. Биредә егет белән кызның туган көнен уздырганнар. Алар төн буен бәйрәм иткән, иртәнге алтылар тирәсендә машинага утырып Ключищи авылы янына трассага чыкканнар. Машина бер дусларыныкы булган. Ләкин авария вакытында салонда хуҗа егет үзе булмаган. Хуҗа йоклаганда, иптәшләре ачкычны урлап алып киткән. Рульгә 16 яшьлек А.ны утыртканнар.

Үсмер малай машинада зур тизлектә барган, идарәсен югалткан һәм машина юл кырыена төшеп капланган. 

А. үзе, Э.һәм Э. исемле ике кыз урында ук һәлак булган. Туганнар Д. һәм Д. имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Югары Ослан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга район прокуроры вазифаларын башкаручы Александр Непомнящий барган.

Прокуратура балигъ булмаган балаларның караучысыз булуы һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының эшчәнлеген тикшерәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100