Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган көнгә бүләк». Башкортстанда әти кеше тугыз яшьлек улына мылтыктан аткан

Әтиле-уллы урманнан барганда, уникенче калибрлы мылтык агач ботагына эләгә.

news_top_970_100
«Туган көнгә бүләк». Башкортстанда әти кеше тугыз яшьлек улына мылтыктан аткан
https://pixabay.com

2 ноябрьдә Башкортстанның Октябрь районы хастаханәсенә тугыз яшьлек малайны алып киләләр. Аның иңбашына мылтыктан атып яралаганнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Өченче сыйныфта укучы бу малай бер тәүлек элек кенә туган көнен бәйрәм иткән. Шуннан соң әтисе мылтыктан аткан һәм ядрә баланың иңбашына тигән.

Якынча белешмә буенча, 39 яшьлек әти кеше улын ауга алып бара. Ул баланың туган көненә шундый бүләк ясамакчы була. Әтиле-уллы урманнан барганда, уникенче калибрлы мылтык агач ботагына эләгә. Әти кеше мылтыкны кулында тотып калмакчы була. Шул чакта ир-ат ялгыш курокка баса. Шулай итеп ул баласының сул як иңбашын яралый.

Тәҗрибәле берничә хирург баланың кулын саклап калу өчен, Уфадан Октябрьский шәһәренә барган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге вакыйга булуын раслый, тикшерү баруын хәбәр итә. Шуннан соң процессуаль карар кабул ителәчәк, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100