Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган көн (Руфина Хәсәнова)

Юмореска.

news_top_970_100

Фәсхетдиннең бүген туган көне! «Булса ни!» диярсез. Э-э-э, простой туган көн генә түгел шул ул. Аның өчен бу икеләтә бәйрәм: бүген — туган көне, иртәгә — Яңа ел. Ел саен шушы вакытта Фәсхетдин дөньяның арт ягына тибеп бәйрәм итә: иртә таңнан иң беренче булып хәләл җефете Тәскирә котлый, аннары балалары йөгереп килеп әтиләренең бит очыннан «чәп!» итеп котлап китәләр, аннары төшкә табан дуслары җыела, кичкә — туганнар… Бүләкләр бирү башлана.

…Быел да шушындый хөрмәтләүләр буласын сизеп, яхшы кәеф белән уянды Фәсхетдин. Уянды да, күзен яртылаш кына ачып, балалары кичтән матур итеп бизәгән Яңа ел чыршысына карап торды. Күңеленә әкрен генә бәйрәм рухы тулды! Фәсхетдин әкрен генә мыр-мыр килеп, танау төбеннән ниндидер бер дәртле көй мөгерәп җибәрде. «Я, Тәскирушка, балалар, кайда сез? Мин уяндым! Котлый башласагыз да була!» - дип уйлады ир.

Тик фатирда тавыш-тын ишетелмәде. Күрәсең, хатыны кибеткә бүләк артыннан киткәндер. Ә балалары уянмагандыр… «Бераз көтим, хә-ә-ә-әзер йөгереп килеп котларлар…» - дип юатты ир үзен.

Шулай ята торгач, колак төбендә кәрәзле телефоны чыркылдап уйнап җибәрде. «Әһә, баҗа бу, әтнәке! Точно! — дип шатланды Фәсхетдин. — Ну, маладис, баҗа, хатыннан да алда иң беренче булып син котлыйсың икән!»

Ашыга-ашыга телефонын кулга алып караса, анда СМС-хәбәр:

С днем рождения, Фасхетдин!

Самый лучший наш клиент!

Ты достоин всех наград!

Банк Русский Стандарт!

Менә сиңа мә! Моннан җиде-сигез ел чамасы элек шушы банк аша кредитка суыткыч алган иде. Ничә еллар үтте, онытмаганнар бит, әй! Клиентларының кадерен беләләр, ә хатыны белми, чуртым. Менә әле кайда йөри ул? Ник йөгереп килеп, күңелемне күрми?

Шулай уйланып ята торгач, телефон икенчегә чыркылдап җибәрде. «Аһ, балдыз, җаным! Бу синдер инде! Йолдыздай нурлы йөзләреңне балкытып, кадерле җизнәңне туган көне белән котларга ашыгасыңдыр! Яратасың шул син мине!.. Хәзер, хәзер… Сайра, әйдә…»

Фәсхетдин дәртләнеп балдызын тыңларга әзерләнде. Тик, ни гаҗәп! Телефоннан яшь кенә марҗа тавышы белән автомат сөйли башламасынмы:

С днем рождения поздравляем!

200 бонусов вручаем!

Будем вместе много лет,

Ваш Домашний Интернет!

Менә, менә, хәтта Интернет хуҗалары да Фәсхетдиннең туган көнен онытмаганнар! Ай саен акча салып, бөтендөнья пәрәвез челтәрендә утырган кешенең кадерен белми буламыни? Беләләр! Ә хатын юк. Кайда йөри ул? Ник постельгә кәһвә алып килми? Ник иркәләми?

Җылы урын-җирдә берникадәр вакыт иркәләнеп ятканнан соң Фәсхетдин торып чәй куярга ниятләде. Тик кузгалып китә алмады, тагын телефон чәрелдәде. «Кем булыр бу? Бәлки, аны бергә эшләгән иптәшләре котларга уйлагандыр?» Шундый уйлар белән ир узаманы илһамланып трубкага ябышты:

— Фәсхетдин Сәрвәретдиновичмы? — телефондагы яшь ханымның назлы тавышы ташларны эретерлек ягымлы иде.

— Әйе-е-е-е… — дип сузды мондый назлы тавыштан мәлҗерәп төшкән Фәсхетдин.

— Без, «Гармония» саунасы коллективы, Сезне туган көнегез белән кайнар котлыйбыз! Пакьлык, сафлык, тазалык телибез!.. Һәм шул уңайдан туган көнегезне безнең саунада бәйрәм итәргә чакырабыз… Хәтта бүләк тә әзерләп куйдык…

— Нинди бүләк?!

— Бушлай бер сеанс массаж. Иң матур, тәҗрибәле кызларыбыз ясаячак.

— Массаж? Кызлар?! Беләсезме, туташ, мин, ахры, риза булырмын.

Шул рәвешле Фәсхетдинне көне буе котладылар: «Техно» кибете «Бары Сезнең өчен генә!» дип туган көне уңаеннан 50% ташлама белән товар тәкъдим итте, «Матрица» сәүдә үзәгеннән шалтыратып: «Иң хөрмәтле сатып алучыларыбызны гына яңа шәраб дигустацияләргә чакырабыз. Сез дә шулар исәбендә!» - диделәр. Сыраханә хезмәткәрләре хәтта телефоннан аңа багышлап туган көн турында җыр суздылар… Алтын кибете дә, чәчтараш салоны да читтә калмады. Барысы да Фәсхетдингә кайнар котлау сәламнәрен җиткерергә ашыкты.

Кичен исә: «Шалтыратып-шалтыратып та сине котлый алмадык, бу телефоныңа ни булган? Ник алмыйсың?» - дип бер көтү дус-ишләре килеп керде. Яхшы ук кәефләнеп, ашап-эчеп алгач, Фәсхетдин ахирләре белән саунага китте. Бушлай массаж артыннан…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100