Туган көн белән котлау ысуллары – яхшысы һәм яманы
Туган көн нәрсә ул? Хи, шуны да белмәскә, дисезме? Һәр кешенең елга бер килә торган шәхси бәйрәме. Көтеп алынган дип тә өстәрсез. Аны кем көтеп ала? Баланы күз алдына китерик. Бер яшьлек балага да, ике яшьлегенә дә туган көн ни дә, башка көн ни? Өч яшьлек нарасый да аны күп бүләкләр биргәнгә генә ярата. Биш яшькә кадәр сабый бу көнне “бүләк көне” буларак кына кабул итә.
Яшь җилкенчәк туган көнен көтеп ала. Шулай булмый ни, тау-тау матур теләкләрдә, бүләкләрдә коену көне бит.
Яшь барган саен туган көннең асылы кими. Ә бу шәхси дата дуслар белән җыелу, утырып алу көненә әйләнә.
Туган көндә иң популяр теләк нинди? Минем белән күпләр килешер: “Туган көнең белән, бәхетле бул!” дип бокал күтәрү, смс сырлап җибәрүдән дә җиңелрәге юк. Бәйрәмгә йөргән кызың яки хатының белән килсәң дә, эшең хутта: “Шул теләкләргә кушылам” һәм вәссәлам!
Күп еллардан бирле килгән котлау шигырьләреннән күңелләр болгана кайвакыт. Әйтик:
Дөньядагы һәрбер изгелектән
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
яки
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Мондый котлауны үз гомерендә кабул итмәгән кеше бар микән? Юктыр... Бу дүртьюллыкларның авторы да, яше дә билгесез, әмма гомерләре озын булган.
Элек котлаулардан торган китаплар нәшер ителә, газетада язылган матур-матур сүзләрне дәфтәргә туплап бару гадәте дә бар иде. Аһ! Онытып торам, открытка язышу да бар иде ләбаса! Полиграфия буявы исе килеп торган тәмле открыткага төсле пасталар белән котлау язалар иде. Ә хәзер? Эш җиңеләйде! Открытка язасы да, хәтта хәрефләр җыеп, смс җибәрәсе дә юк. Зур чәчәк фонына катып калган шигырь язылган спам-открыткалар туган көнгә генә түгел, һәр бәйрәмгә “оча”.
Туган көнгә багышланган җырлар да мәхәббәт, әти-әни темасыннан кала өченче урында. Туган көн диюгә, колакта Салаватның бу бәйрәмнең гимнына әйләнгән “Туган көн” җыры чыңлый башлый. Әйе, шул! Сүз дә шуны көйләдегезме? “Бәхетле бул, кайгы күрмә, сагышларга уралма. Туган көнең белән котлы булсын, караңгыда югалма-а-а”.
Бу җырга аерым тукталыйк әле. 1997 елда туып, быел 20 яшьлек юбилеен каршылаучы бу җырны Алмаз Хәмзин Буада иҗат иткән.
– Фирзәр Мортазин белән район буйлап гастрольдә йөрибез. Мин Фирзәрләрдә тукталдым. Кызы Чулпан ул вакытта укучы бала гына, каникулга авылга кайтып киткән. Фирзәр мине Чулпан бүлмәсенә урнаштырды. “Менә сиңа бүлмә, рәхәтләнеп иҗат ит. Шигырьләр яз, җыр тудырабыз”, – диде. Тиз арада мин “Туган көн” дигән текст иҗат иттем, – дип сөйли Алмаз Хәмзин.
Күңелемдәге теләкләрне
Гөлләргә үреп бирәм.
Гөлгә күмеп, бүген сине,
Кадерлем минем, диям.
Туган көнең белән котлыйм,
Жырлар язам бүләккә.
Син гүзәлем, гүзәлкәем,
Матур бүген бигрәк тә!
Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма!
Туган көнең якты булсын,
Караңгыда югалма!
Карама агым суларга,
Яшьлегеңне кызганып.
Утырма туган көнеңдә
Яшьләреңә чыланып.
Иссен җилләр, назлап сине,
Баш исеннәр каеннар.
Сайрар кошлар каен саен,
Син дә ела сайраплар.
Көзләр кебек сарыланма,
Кышлар кебек агарма.
Җәйләр кебек ягымлы бул,
Өмет багла язларга.
Килер бәхет, бик көттереп,
Шатлыгың да күп булыр.
Газиз әнкәң бүләк иткән
Иң зур бүләк шул булыр!
Бәхетле бул, кайгы күрмә!
Сагышларга уралма!
Туган көнең якты булсын,
Караңгыда югалма!
Кешенең гомер бәйрәмендә рәхәтләнеп, барлык хисләрне белдереп җырлый торган җыр язу теләгем электән үк бар иде. Минем шигырьне укып карады да, Фирзәр көй язарга кереште. Бик җитез егет бит ул, ярты сәгать эчендә көй дә әзер булды. Кечкенә генә синтезаторда уйнап, җырлап карадык та, икебез дә шаккаттык. Мәйтәм, “бу җыр китәчәк”. “Мин дә шулай уйлыйм”, - ди Фирзәр. “Туган көн” әнә шулай туды. “Кемгә бирик?” – ди Фирзәр. “Салаватка, - дидем мин. – Аның осталыгы да, җырны таныту мөмкинлеге дә бар”. Чыннан да, ул тиз арада популярлашып китте. Аны хәтта чеп-чи урыслар да татарча җырлый”.
“Мега-популяр җыр өчен Алмаз Хәмзин күпме гонорар алды?” дигән сорауны ишеткәч, көлде генә Алмаз абый. Үзе әйтүенчә, аның бер генә шигырен дә сатып биргәне юк икән.
“Туган көн”нең популярлашуының чын шаһиты булган ди-джей Нур Алиев бу вакытларны бик ачык хәтерли.
– Бу минем “Курай” радиосында эшләгән чаклар. Ул вакытта бер-береңне җыр аша котлау модада иде. Салаватның “Туган көн” җырын бер көнгә 60ар тапкыр сорыйлар. Һәр котлау саен Салаватны куеп булмагач, теләкләрне җыеп укып, соңыннан “Туган көн”не куя идек. Шулай да ул көненә, ким дигәндә, 20, сәгатенә 2-3 тапкыр яңгырагандыр, – ди ул.
Безнең күршедә “Бим-радио” урнашкан иде. Бу җырның популярлашуы шул дәрәҗәгә җитте ки, хәтта рус котлауларына да “Туган көн”не куюны сорыйлар иде.
Радио “ветераны” Дилбәр Фәиз дә “Туган көн”не халыкчан җыр дип бәяләде.
– Сүзләре тиз истә кала, көе дә хәтергә сеңә - чыннан да, халык бу җырга чат ябышты. Туган көннәрне бу җырдан башка күз алдына да китереп булмый иде. Радиокотлау аша аны бәбигә дә, әбигә дә сорыйлар иде. Туры килгәндә, әле дә Салаватның “Туган көн”ен куям. Ничек кенә булмасын, бу җыр онытылмый, аны яшьләр дә, картлар да, үсеп килүче буын да белә, – диде ул.
– Таныш-белешкә матур чәчәк бәйләме һәм открытка да җитә.
– Яңарак кына танышкан кызга кәнфиттән эшләнгән букет.
– Оригиналь бижутерия.
– Хатынга кыйммәтле ташлардан эшләнгән бизәнү эшләнмәсе, матур сәгать, романтик кичке аш.
– Кухня кирәк-ярагына яшь ханымнар сөенер.
– Берәр чарага (концерт, театр, күргәзмә) билет.
– СПА-слонга сертификат бер генә гүзәл затка да ошамый калмас.
– Космеика кибетенә сертификат дистә еллар элек затлы бүләк буларак кабул ителсә дә, хәзер ул ялкаулар бүләге дип атала.
35+
– Фотографияләр өчен электрон кыса.
– Сәнгать өлкәсендә яхшы “йөзә” торган ханымнарга сыйфатлы картина.
– Кулдан эшләнгән штукатулка.
– Көмеш кухня җиһазлары.
– Кәрәзле телефон.
Төрле яшьтәге гүзәл затларга туры килә торган бүләкләр:
– Кулдан эшләнгән сабын. Анда исем язылган булса, бигрәк тә шәп.
– Тәм-том тутырылган тартма.
– Яхшы шәраб.
– Кыйммәтле хушбуй.
Җитәкче хатын-кызга:
– Үзенең фотосы белән торт.
– Ручка Parker.
– Матур бүлмә гөлләре.
– Китап.
Коллегага:
– Чәй эчкәндә “телен чишеп”, ни турында хыялланганын белергә кирәк. Мондый бүләктән аның түбәсе күккә тия.
– Җиләк-җимеш яки чәчәктән торган кәрҗин.
– Эш өстәленә кую өчен оригиналь сувенир
– Блокнот.
Нәрсә бүләк итмәскә?
– “Подделка” хушбуй.
– Өй җыештыру кораллары: швабра, тузан суыргыч.
– Аш-су китабы.
– Эпилятор.
– Йорт хайваны.
Ир-атларга килгәндә исә, алар һәр төрле бүләккә риза булачак: оригиналь чынаяк, туп, күн каеш, акча янчыгы, кыйммәтле сигарет, кулчатыр, палатка... Хәер, нигә санап торырга? Алар кырыну күбеге белән оекбашка да риза.