Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Туган илгә кайтуга ире каршы иде». Аргентинага бала табарга килгән Уфа кызы һәлак булган

news_top_970_100
«Туган илгә кайтуга ире каршы иде». Аргентинага бала табарга килгән Уфа кызы һәлак булган
Фото: © "Татар-информ"

Уфадан килгән 29 яшьлек хатынны Аргентинада үле килеш тапканнар. Ул бирегә бала табарга килгән. Бу хатын баласы белән бергә тәрәзәдән егылып төшкән. «Комсомольская правда» телеграм-каналларга сылтама белән шул хакта яза.

2022 елның сентябрендә ул кияүгә чыга. Аннары ире белән бергә илдән китә. Алар башта Грузиягә, аннары Төркиягә күчә. Кыз авырга узгач, бала табарга Аргентинага барырга булалар.

Баласын уңышлы гына тудыргач, хатын туган якка кайтырга тели, тик ире каршы була. Алар талаша башлый. Чираттагы тапкыр ачуланышкач, хатын күкрәк баласы белән бергә тәрәзәдән егылып төшә. Биредәге полиция фикеренчә, хатын үлемендә иренең катнашы булуы ихтимал.

Мәрхүмә хатынның туганнары сүзләренчә, ул һәрчак позитив кеше була. Соңгы тапкыр 26 августта туганнары белән элемтәгә чыга. Ул бу кешегә кияүгә чыгуына үкенүен әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100