Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туган апасы кыйнагач, кулсыз калган бала мәктәпкә укырга кергән

Былтыр җәй хастаханәгә китерелгән баланың тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр, шул исәптән пешкән җәрәхәтләр, кара янган урыннар, куллары киселеп беткән була.

news_top_970_100
Туган апасы кыйнагач, кулсыз калган бала мәктәпкә укырга кергән
https://pixabay.com

Ингушетиядә туган апасы кыйнап имгәткән кыз бала мәктәпкә 1 сыйныфка укырга кергән. Бу турыда Россия бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Фотода безнең Айша! Аны танып та булмый инде. Ул беренче сыйныфка укырга керде. Айша Республика махсуслаштырылган үзәгендә укыячак. Аның гадәти балалар тормышы белән яши башлавына бик сөенәм», — дип яза Кузнецова социаль челтәрләрдә.

Омбудсмен сүзләренчә, бала белән әле дә психологлар шөгыльләнә, аның кулына протез кую мәсьәләсе хәл ителә.

2019 елның 4 июлендә Назрань шәһәре хастаханәсенә имгәнеп беткән 7 яшьлек кыз баланы китерәләр. Аның имгәнгән урыннары күп була: тәнендә карарлык урын булмый - күпсанлы җәрәхәтләр, шул исәптән пешкән җәрәхәтләр, кара янган урыннар, куллары киселеп беткән була. Аннары аны Мәскәүгә Рошаль хастаханәсенә күчерәләр. Август башында баланың уң кулының бер өлешен ампутацияләргә мәҗбүр булалар. Яңа ел алдыннан сабыйны клиникадан чыгаралар.

Кызның туган апасына карата җинаять эше ачыла. Россия Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, бала туган апасы гаиләсендә яши, тик документлары да, опека да рәсмиләштерелмәгән. Бу хатынга карата «алдан уйлап нәни баланың сәламәтлегенә зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачалар. аны ун елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Хәзер ул сак астында. 

Кузнецова сүзләренчә, баланың анасын хокукларыннан мәхрүм итү турында эш туктатылган, бу хатын үз баласының рәсми вәкиле булып рәсмиләштерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100