Дәүләт пенсиясе һәлак булган яки үлгән хәрбиләрнең, радиацион яки техноген фаҗигаләрдә зыян күргән гражданнарның, очучы-космонавтларның эшкә сәләтле булмаган гаилә әгъзаларына билгеләнә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Түбәндәге категорияләрнең гаилә әгъзалары туеныдыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясе алырга хокуклы:
– Чакыру буенча солдат, матрос, сержант яки старшина буларак хезмәт иткән, хезмәт вакытында һәлак булган яки запаска чыккач 3 ай эчендә яки хезмәт вакытында алган яралардан, контузия яки авырудан үлгән хәрби хезмәткәрләр;
– Нурланыш авыруын кичергән яки шуның аркасында зыян күргән, Чернобыль АЭСында фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашу сәбәпле яки башка радиацион яки техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән яки инвалидлык алган гражданнар.