Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туена чакырылган кунаклары килмәгәнен күргәч, килен елап җибәргән

news_top_970_100
Туена чакырылган кунаклары килмәгәнен күргәч, килен елап җибәргән

Америкада Калина һәм Шейн туйларын хәзерге замандагы яман күренешләрнең берсе – игътибарсызлык үрнәге дип атап буладыр. Калина Мари һәм Шейн күптән ярәшәләр, аларның балалары туып, үсеп бетә, әмма туй уздырмыйлар. Ниһаять, туй көнен билгелиләр.
Аларның хыялы буенча, туй узасы залга килеп керәләр, ә анда кунаклар алкышлар белән каршыларга тиеш була. Ә чынбарлык зәһәр булып чыга. Туй видеосы nypost.com сайтында чыкты.

Алар Майли Сайрусның җырына залга атлап керәләр. Нәкъ шул мизгелдә җырчы «Минем дөньям җимерелә башлаган вакыт...» дигән сүзләрне әйтә. Ә залда – нибары 5 кеше!

Барып чыкмаган туй видеосын 7 миллион кеше караган. «Мин бу туй турында 10 ай хыялландым. Мин бу туйга 75 кешене чакырдым. 25 кешегә шәхси, бастырылган чакырулар җибәрдем. 5 кеше килгән. Сез көләсезме әллә миннән?» – дигән Калина Мари, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Туйны Калина Мари бал-маскарад тибында планлаштырган булган. Буш залга килеп кергәч, ризыклар куелган өстәлләргә карап, нишләргә икәнен белми торган. Әмма килгән кунаклар белән туй уздырырга булган.

«Бу хәлдән соң мин уйлана башладым – мин шулкадәр начар кеше микән? Без кемгә нинди зыян эшләдек? Ирем нәрсә эшләде икән шулай яманлык кылырлык?» – дип сораган ул. Калина Мари әйтүенчә, дусларының – дус дип йөргән кешеләренең – әлегә кадәр аңлатмалары юк икән.

Видеоны караучылар яшьләрне юатканнар. Әмма күбесе кунакларны гаепли. «Килә алмагач, килмәячәгеңне ачык итеп әйтергә кирәк», – дип язалар. Кайберәүләр исә «мине чакырыгыз, мин киләчәкмен» дигән.

«Килмәгәннәрне – өч хәрефкә җибәрергә һәм аралашмаска»;

«Бәлки, ул чыннан да начар кешедер. 100 кешене чакырып 5се генә килсен әле?»;
«10 ай буе туй турында сөйләп туйдырып бетергәндер. Әмма кунаклар барыбер дөрес эшләмәгән»;

«Россиягә килсен иде. АКШта кризис – бүләккә акчалары юктыр»;

«Яки ул – начар кеше, яки дусларны сайлый белми»;

«Иң мөһиме – кияү килгән, кайгырма».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100