Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туен ташлап, качып чыгып киткән кыз: «Кеше күзенә карарга оят» дип, әни бик озак елады»

news_top_970_100
Туен ташлап, качып чыгып киткән кыз: «Кеше күзенә карарга оят» дип, әни бик озак елады»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Әни, гафу ит, әмма Максимга кияүгә чыкмаячакмын», – дигән язуны Ирина Андреевна туй алдыннан кызының бүлмәсендәге өстәлдә тапкан. «Чаллы хәбәрләре» журналисты Ләлә Гәйфетдинова әлеге кәләшнең сөйләгәннәрен тыңлады.

Әни мине кияүгә бирергә ашыкты

Ире авариядә һәлак булганнан соң, Ирина Андреевна 3 баласын ялгызы үстерә. Кырыс һәм таләпчән хатын-кыз төзелеш фирмасының әйдәп баручы инженеры булып эшли. Өйдә дә барысын да күзәтеп кенә тора. Нәтиҗәдә, балалар белем ала, үзләренең һөнәрләрен таба. Улы һәм кече кызы үз гаиләләрен булдыралар, әбигә 4 онык бүләк итәләр. Уртанчы кызы Валерия колледжда укыта. 28 яшендә дә кияүгә чыкмый һәм бу темадан кача.

«Кемне көтәсең инде?» – дип, Ирина Андреевна гел кызыннан сорап тора. Сине кияүдә булган дусларың кунакка да чакырмыйлар, сине ирләренә көнләшәләр, ди. Бервакыт әнисе кызына: «Мин бит мәңгелек түгел, бәлки, үзең өчен бала алып кайтырсың? Янәшәңдә якын кешең булыр», – ди.

Февраль аенда сыйныфташлар, традиция буенча, мәктәп дуслары кичәсенә җыела. Валерия да кафега килә. Очрашу күңелле була, Максим аның яныннан да китми. Ул, дуслары белән очрашу өчен, махсус 1 атналык ял алып кайта. Үзе Мәскәүдә яши, фирмада эшли. Кыяфәтенә күрә, яхшы гына яши кебек. Дуслык өчен тост әйткәндә, ул кыскача гына үзе турында сөйләп үтә: яраткан эше, ипотекадагы фатиры, чит илләрдә ял итә, диссертация яза. Аның сөйләвендә Лера мактануын сизеп ала.

Егет аны өенә кадәр озата, алар телефон номерларын алышалар. Икенче көнне ул Лераны урамда йөрергә чакыра. Аның әнисе егеткә соклана, өстәвенә, аның әти-әнисен дә белә булып чыга.

«Шул кичтән әнинең теленнән Максим исеме төшмәде, – дип сөйли Валерия. – Ул, Мәскәү егете минем өчен яхшы пар, дип уйлады. Аның өчен тотрыклы эш һәм хезмәт хакы – бар нәрсәдән дә өстен».

Аларның мәхәббәтләре бик тиз үрелә. Яз көне егет яңадан Чаллыга килә һәм туй турында сөйли башлый.

– Максим минем тормышымда катнашырга тырышты, эш өчен кирәкле бик күп дәреслекләр алып кайтты, – дип сөйли Валерия. – Бер яктан, миңа карата бик игътибарлы иде, икенче яктан – мин үземне бәхетле хис итмәдем. Мин үзем була алмадым, ул минем киемнәремне, чәчләремне тәнкыйтьләде. Хәтта, аңа озын чәчләр ошаганга күрә, миңа тиз арада чәчемне үстерергә кушты.

Әнием хакына ризалаштым

Валерия үзен, барысы да яхшы булыр, дип тынычландыра. Үзенең куркулары белән әнисе белән уртаклаша, ләкин әнисе тыңламый, Максимнан да яхшырак кешене таба алмаячаксың, ди.

– Мин туйга ризалаштым, чөнки әнием, Максим – синең шансың, диде. Мин аны тыңларга булдым, – ди Валерия. – Башымда идеаль дөнья төзедем: бу кеше мине беркайчан да рәнҗетмәячәк, яратачак. Әмма мин боларны тоймадым. Бәлки, вакыт узу белән барысы да үзгәрер, дип өметләндем.

Ирина Андреевна кияүнең әти-әнисе килүенә бик шатлана. Һәм менә ЗАГСта гариза языла, ресторан һәм машиналарга заказ бирелә, күлмәк сатып алына. Ләкин кыз бу хәлнең җитди булуына һаман ышанмый.

Туй көне якынлашкан саен, Лераның күңелендәге шом тагын да ныгый. Бәйрәмнең ничек узасы хакында сөйләшкәндә, Максим, туйда барысы өчен дә минем әти-әни түли, шунлыктан синең теләк-фикерләрең исәпкә алынмый, дип әйтә. Бу – соңгы тамчы була. Валериянең тиздән үзенең хатыны булуын аңлагач, кияү кеше әдәпле юмарт романтиктан диктаторга әверелә.

«Минем чемоданны кулыма алып чыгып качасым килде», – ди кыз.

Икенче көн – шимбә, туй буласы көн. Валерия иртәнге сәгать 5тә тора һәм, беренче эш итеп, Максимга саубуллашу СМСы яза. Аннары спорт киемен киеп, имеш, йөгерергә чыга, һава торышы начар булган очракка кием салынган юл сумкасын алып, ишектән чыга.

Ул бу вакытта ял алган була, шуңа дусты янына китә. Әнисе бертуктаусыз шалтырата һәм: «Син кайда? Килгән кунаклар белән нишләргә?» –дип яза. Соңрак булачак каенанасының, килеп, Лераны да, барлык туганнарын да ачуланып киткәнен яза.

– Ике атнадан соң өйгә кайттым. Әни «кешеләрнең күзләренә карарга оят» дип, бик озак елады. Ә мин: «Үз-үзеңә хыянәт итү һәм яратмаган кеше белән яшәү оят!» – дидем. Кияүгә чыгу акыл буенча түгел, ә яратып, йөрәк кушуы буенча булырга тиеш, – ди Валерия.

Бу хәлләрдән соң ярты ел узгач, Лера үзенең булачак ирен очрата. Алар бер автобуста баралар. Лера, автобустан төшкәндә, аягын авырттыра, һәм юлдашы аңа травматология пунктына барып җитәргә ярдәм итә. Ул Лерага такси чакыра, ишеккә кадәр озатып куя. Арсений аңа шалтырата, сәламәтлеге белән кызыксына. Алар сәгатьләр буе сөйләшә ала. Ул егет Лераның әнисенә ошамый: 1 бүлмәле фатирда яши, инженер булып эшли, студентларга акчага сызымнар сыза. Ә Лера барыбер аңа кияүгә чыга, һәм аларның игезәк уллары туа.

– Сыйныфташларым мине аңламады, чөнки алар Максим яклы иде, – ди Валерия. – Ләкин туй көнендә ул Мәскәүгә кайткан, соңрак өйләнгән, һәм аның кызы үсә, дип әйтәләр. Мин аның өчен бик шат. Башка кызларның үзләренең йөрәкләрен ишетергә һәм кеше сүзен тыңламаска, каршы килергә курыкмауларын телим, – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100