news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туембаш авылында итек басучы Илмир Сәетов: «Кышның бер аена ел буе әзерләнәбез»

Илмир Сәетов әтисе Райнур белән берлектә итек ясау белән шөгыльләнә. Шәхсән үзе бу эшкә 2013 елда – 9 сыйныфны укып бетергәч керешә. Үзләре итек өчен махсус җиһазлар, йон һәм резинка сатып алалар. Гомумән алганда, гаиләләре белән бу эштә кайныйлар.

news_top
Туембаш авылында итек басучы Илмир Сәетов: «Кышның бер аена ел буе әзерләнәбез»
Фото: Илмир Саитовның шәхси архивыннан

«Моның хәтле сарык тотсаң, Туембашта бөтен тау битендә сарык булырга тиеш»

Шундый олы йөрәкле кешеләр. Шуны әйтеп үтәсе килә: аяклары гарип булган кешеләргә дә махсус итек басканнары бар. Илмир абый бу эше белән генә чикләнми, мәчеттә имам булып та тора. Бөтен материалны үзе алып, мәчетне халык белән бердәм булып төзиләр, урнаштыралар. Балалар укысын өчен махсус бүлмә бар. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 30 бала белем ала, җәй көне алар 60ка якын була. Алар өчен махсус тегү машиналары да бар. Әнисе – абыстай, хатыны мәдрәсәдә укыта. Нинди эшчән һәм изге күңелле, гади кешеләр икәнен үз күзләрем белән күреп инандым.

Ничек итеп итек баса башладыгыз?

Бу һөнәр буыннан буынга килде: Сәит бабайдан башланып китте. Ул итек фабрикасында мастер булып эшләде, аның бабасы да шулай итек баскан. Туембаш авылы, гомумән, итек басучыларга бай авыл иде ул.

Йонны кайдан аласыз?

Сарыктан (елмая). Без үзебез сарыклар асрамыйбыз, йонны сатып алабыз. Моның хәтле сарык тотсаң, Туембашта бөтен тау битендә сарык булырга тиеш (көлә).

Сезнең якларда сарык тотучылар бармы?

Хәзерге вакытта бездә сарык тотучылар юк. Андый кешеләр калмады, гомумән, хәзер сыер да асрамыйлар.

Сыйфатлы йонны ничек аерырга?

Сыйфатлыны сыйфатсызы белән бергә кушабыз да кертәбез. Итек басар өчен иң сыйфатлысы – көзге йон. Язгы, җәйге йоннар бар, 8 төрлесе кушыла инде. Сөйләп китсәң, күп төрле йоннар бар.

Бу һөнәрдә иң авыр эш булып нәрсә тора?

Кыш көне яңгыр явуы (көлә). Җиңел хезмәт юк инде ул, һәр әйбернең үз нечкәлекләре бар. Итек басарга була, әмма урнаштыруы, сатып алучы табуы авыр.

«Шәһәргә китеп, балконда итек басып ятып булмый»

Итекләрегезне сатып алалармы?

Әйе.

Күп кеше аламы?

Шактый инде. Ижевскидан, Казаннан килеп алып китәләр. Озонда да сатабыз. Беларусь, Алма-ата, Сахалин, Ерак Көнчыгышка кадәр барып җитә.

Бу һөнәр белән яшьләр кызыксынамы?

— Авыр сорау әле бу. Бүгенге көндә авылда яшьләр калмый, гомумән, кызыксынучы юк. Шәһәргә китеп, балконда итек басып ятып булмый. Бу эш белән шөгыльләнү өчен авылдан да әйбәт җир юк, дип саныйм.

Бер пар итек күпме вакыт таләп итә?

3 көн. Беренче көнне түшиләр, икенче көнне басалар, аннары калыплыйлар, киптерәләр.

Итеккә төрле матур бизәкләр чигәр өчен җиһазларга акча күп киттеме?

Кыйбатлы машиналар инде. Төгәл бәясен әйтә алмыйм.

«Кышның 1 аена ел буе әзерләнәбез»

Итекләрдә бизәк ясау авырмы?

Әйе. Үзенең программасы бар. Өйрәнгәндә, дизайнны сатып алдык, аннары үзебез әкренләп өйрәндек.

Ничек өйрәндегез?

Компьютер белән. «Тегү өчен» дигән махсус программа бар. Тиз генә йөкләп алдык. Беркетеп тә булмый – аның өчен шәп компьютер кирәк. Программасы 8 гигабайттан зуррак. Һәр җиһаздагы энә, компьютер ясаган программа буенча итеккә төшә. Үзенең флешкасы бар, аны компьютерга урнаштырабыз. Рәсемдә күпме атлам (стежок) бар, шуны программалаштырасың. (Бу вакытта миңа итектәге рәсемне күрсәттеләр.) Менә шул рәсемдә 12 мең стежок, шуны программалаштырмыйча, компьютер укымый. Аның өчен укырга кирәк. Вакыт таләп итә.

Җәен нишлисез?

Җәй көне дә эшлибез. Кышның 1 аена ел буе әзерләнәбез (көлә).

Итектән кала тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?

Мәчеттә имам булып торам. Ике эшне алып барырга тырышам.

Бу гүзәл мәчеткә шундый матур ремонт эшләнгән. Кемнең хезмәте керде монда?

Авыл халкы белән берлектә шушы мәчетне торгыздык. Бөтенебезнең өлеше керде. Балалар өчен мәдрәсә дә бар. Бүгенге көндә 30 бала укый.

Сез берәр кайда укыдыгызмы соң?

9 нчы сыйныфка кадәр мәктәптә укыдым. Аны тәмамлап, Казан югары мәдрәсәсенә укырга кердем, шунда 5 ел укыдым. Укып бетергәч Төркиягә киттем, югары квалификация алдым. Минзәлә аграр техникумында белем алдым. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында укыйм.

Уку авыр биреләме?

Авыр булса да укыйсың – укымыйча булмый.

«Бәлки, итекләргә роликлар яки чаңгы куярбыз»

Гаиләгез бармы?

Хатыным, 2 балам бар. Берсе малай, берсе кыз.

Итек эшләү белән шөгыльләнүегезгә алар ничек карый?

Булышалар. Башта хатын кулдан чигә иде, әйтик, итектә булган бизәкләрне. Фелтинг энәсен аласың да төрле төстәге йоннар белән итеккә төртәсең. 1-3 көнгә сузыла шул эш.

Фелтинг нәрсә ул?

Бу процесс йон җепселләрен киез хәленә кадәр бер-берсенә тоташтырудан һәм тыгызлаудан гыйбарәт. Коры киез итек өчен – махсус энәләр яки сабынлы су, юеш итек өчен ышкылу ярдәмендә ирешелә.

Хатыныгызның төп һөнәре нинди?

Әлегә өйдә, кечкенә балабызга 2 ай гына булгач, шуны карый.

Итекләр өчен резинкаларны үзегез ясыйсызмы?

Юк. Ростов һәм Пензадан кайта. Бөтенесенә җитешеп булмый. Аны ясар өчен өйрәнергә кирәк бит башта, аннары җиһазлары да кыйбат. Бер кешегә бишкә аерылырга туры килә аннары (көлә). Итек тә, табаннар да эшли алмыйсың.

Булышучылар ялларга теләмисезме?

Булышучылар бар. Һәркайсы индивидуаль хезмәт күрсәтә.

Үзегезнең фабрикагызны ачып җибәрергә теләмисезме?

Хыялда бар. Аллаһ Тәгалә ничек насыйп итә инде. Баштан кара итек кенә ясый идек, хәзер агарды, аннары табанлысын ясый башладык. Шулай әкренләп үсәбез. Бәлки, итекләргә роликлар яки чаңгы куярбыз.

Кукмарада ел саен ярминкә уза, шунда үзегезнең итекләрегезне җибәрәсезме?

Әйе. Бездән алалар да ярминкәдә саталар.

Бу һөнәрнең киләчәге бармы?

Кыш булса – була. Әзрәк дөнья таләпләренә җайлашасың.

Әңгәмә өчен рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар