Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туе узганнан соң бер айдан Украинада һәлак булган егетнең әнисенә бүләк тапшырылган

news_top_970_100
Туе узганнан соң бер айдан Украинада һәлак булган егетнең әнисенә бүләк тапшырылган

Ишембай районында яшәүче Гүзәлия Киньябузовага Рабига Кушаева исемендәге «Ана – милләт анасы» медале тапшырылган. «Торатау» конгресс-холлында бүләкләү тантанасында зал аны аягүрә басып алкышлаган, дип яза «Башинформ».

Гүзәлия Киньябузованың 3 баласы бар, райпода эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Аның улы Тәлгат Украинадагы махсус операциядә һәлак, «Шәйморатов генерал» исемендәге орденга лаек булган.

– Тәлгать – иң кечкенәсе иде. Ул бик яхшы, гадел малай булып үсте, дуслары күп иде. Төньякта эретеп ябыштыручы булып эшләде, күп акча эшләргә тырышты, – дип сөйләгән Гүзәлия ханым. – Хатыны белән язылышып кына өлгерделәр, 1 ай да яшәмәделәр, ул бала көтә…

Тәлгать 2009 елда төзелеш техникумын тәмамлый, 2013 елда армиядә хезмәт итә, 26 сентябрьдә мобилизацияләнә. Тәлгать кәләше Аделина белән Пензадагы өйрәнү пунктында никахлаша. 6 ноябрьдә, артиллерия утына эләгеп, һәлак була.

Гүзәлия ханым авырлы килененә булышуы, волонтер булып эшләве, солдатларга кирәкле әйберләр җыю белән шөгыльләнүе турында әйткән.

Иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнүче Рәисә Юсупова, хатын-кызларга теләктәшлек булдыру максатыннан, шушы бүләкне тапшырырга кирәк, дигән фикергә килгән.

– Тәлгать элемтәгә чыкмый башлагач, 1 атна буе хәбәр булмагач, әнисе бик кайгырды. Без аңа ярдәм иттек, шалтыратып торды. Тәлгатьнең 27 яшен дә тутыра алмавы бик кызганыч. Аның әнисе атна буе ашый да, эчә дә алмады, беркемне күрәсе килмиде, мин психолог буларак булыштым. Аннары аңа медаль бирергә булдык.

Тәлгать укыган мәктәптә истәлек тактасы куелачак, «каһарман партасы» урнаштырылачак.

UFA1.RU сайты язуынча, егет Тәлгать 1995 елның декабрендә туган. Көрәш белән шөгыльләнгән. Аделина белән бер ел очрашып йөргән булганнар. Мобилизацияләнер алдыннан, Аделинаның бала көткәне билгеле була. Алар никах уздырмакчы булалар, әмма өлгермиләр – Тәлгатьне алып китәләр. Шуңа да алар Пензада – җыелу пунктында ЗАГСта никахларын теркиләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100