Тубыл мэры Мәңгелек утка чәчәк салырга шлем һәм лосины киеп килгән — видео
Түрә биредә яшәүчеләрнең дә, бөтен ил халкының да ачуын чыгарган.
Тубыл (Тобольск) шәһәре мэры Максим Афанасьев Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салырга шлем һәм лосины киеп килгән. Шәһәр администрациясе бу хәлгә аңлатма биргән. Алар Афанасьевның ул көнне тематик велоярышта катнашуын һәм киемен алмаштырырга өлгермәвен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.
Хәтер һәм кайгы көненә лосины, кроссовки, шлем киеп килгән түрә биредә яшәүчеләрнең дә, бөтен ил халкының да ачуын чыгарган.
Ул хәтер чарасына түгел, ә спорт ярышына катнашучы буларак килгән кебек, диләр.