news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Туберкулезны азык-төлектән ияртү куркынычы бармы?

Кибеттәге һәм базардагы ризыкларны Роспотребнадзор тикшереп тора.

news_top
Туберкулезны азык-төлектән ияртү куркынычы бармы?

Базарда, кибеттә сатып алынган азык-төлектән туберкулез авыруы ияртүдән куркырга кирәкми. Бу турыда фтизиатр Елена Богородская РИА Новости агентлыгына интервьюда сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, авыл хуҗалыгы хайваннарының иллеләп төре, йорт кошларының алтымшлап төре туберкулез белән авырырга мөмкин. 

«Кибеттә яки базарда сатып алынган терлекчелек ризыклары һәрвакытта да санитария контроле уза. Аларны мәҗбүри рәвештә туберкулезга да тикшәрләр. Шуңа күрә азык-төлектән туберкулез йоктырудан курыкмаска кирәк. Теориядә бу мөмкин хәл, ләкин практикада Роспотребнадзор моны булдырмас өчен тулы бер система төзегән», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар