Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Тагилда яшәүчеләр, йорттагы шартлау теракт булмады микән, дип шикләнә

news_top_970_100
Түбән Тагилда яшәүчеләр, йорттагы шартлау теракт булмады микән, дип шикләнә

Түбән Тагилда Себер урамы 81нче йортта бүген иртән шартлау булды. Шул йортта яшәүче бер кеше фаҗигагә 1-2 көн кала сәер кешеләр – янәсе, газ хезмәте вәкиле килгәнен сөйләгән.

«Миңа бу хакта күршеләр сөйләде. Ул вакытта мин эштә идем, шуңа алар миңа керә алмаганнар. Ә кайбер кешеләргә кереп, торбаларны карап йөргәннәр», – дип сөйли Евгений. Бүген шартлау вакытында да Евгений эштә була, шуңа ул зыян күрмәгән, дип яза «МК».

Шәһәрнең газ хезмәте исә бернинди тикшерүләр дә булмаганын әйткән. Шуңа күрә, Түбән Тагилдагы шартлау теракт булмады микән, дип шикләнәләр.

Шулай ук шартлауга ярты сәгать кала булган хәлнең дә нечкәлекләре ачыкланган. Форма кигән шул ук сәер газовиклар Вагоностроительләр проспектындагы 68нче йортка да тикшерү белән килгән. Бу йорт шартлау булган йорттан берничә йөз метрда гына. Анда яшәүчеләрнең дә күбесе тикшерүчеләрне кертмәгән, шунда аларның берсе, ачуы килеп, газ торбасына бәрә.

Хәзерге вакытта 8 кешенең зыян күрүе билгеле. Имгәнгән 4 кеше хастаханәгә җибәрелгән. 11 яшьлек ике бала балалар хастаханәдә, дип хәбәр итә Свердловск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.

1нче хастаханә табиблары аяклары сынган, травматик шок кичергән, корсаклары һәм сөякләре имгәнгән 2 кешегә ярдәм күрсәтә. Пациентларның икесе дә авыр хәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100