Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Тагилда үтерелгән 11 яшьлек кызның әтисе интервью алганда елап җибәргән

news_top_970_100

Бүген Свердловск өлкәсе Түбән Тагил шәһәрендә 40 яшьлек Владимир Александровка суд булды – аны 2 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында хөкем карары чыкты.

Бу кеше Юность урамында әтисе белән генә яшәгән 11 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә. Владимир үзе дә шул йортта яшәгән. Ике ай элек бала әнисез кала – ул яман шештән үлә. 4 класста укыган кызны «Уралвагонзавод»та эшләгән Александр ялгыз тәрбияләгән. 30 августта кыз әтисеннән сорап урамга йөрергә чыгып китә һәм вакытында кайтмый. Әти кеше шунда ук полициягә бармый – башта үзе эзли һәм икенче көнне генә хәбәр итә. Кызны 140 полицейский, 3 волонтерлар отряды эзли, аны дүртенче көнне генә табалар.

Башта күрше ишегалдында аның телефоны табыла. Шуннан соң кыз телефонын югалткан да, өенә кайтырга куркып, кайдадыр йөридер дигән фараз туа. Әмма Закир исемле өлкән лейтенант монда криминал барлыгын беренче булып әйтә. Ул кыз яшәгән тулай торактагы кешеләрне сораштыра, аңа күрше подъездда яшәгән бер ирнең кисәк кенә китеп барганын сөйлиләр. Аның кем икәнен ачыклый башлагач, берничә тапкыр утырып чыккан рецидивист икәнлеге беленә. Чиләбедән килгән кинологларның Офицер кушаматлы овчаркалары Владимирның фатирында эз таба һәм полицияне подвалга алып төшә. Аны су баскан була, суны кудыргач, мәет табыла.

Полиция эзләп тапканда ул инде Мәскәүдә була, аннары ни өчендер Чечняга китмәкче булган. Владимир исемле бу кеше 3 тапкыр утырып чыккан була. Беренчесе – ике кешене талаган һәм яшүсмерне җинаятькә җәлеп иткән өчен 6 елга 2006 елда утыра. 2012 елның июнендә чыга, ноябрьдә кеше алдаган өчен ярты елга утыра. Аннары кыйнаган, урлашкан, үтерү белән янаган һәм алдаган өчен утыру срогы 4,5 елга озая. 2020 елда көчләүдә гаепләнгән була. «Әйбәт кеше кебек иде, – дип сөйләгән тулай торакта яшәүче бер хатын «Комсомольская правда»га. – Үз акчасына балаларга комлык ясады, балалар аны «дядя Вова» дип йөри иде. Урлашкан өчен утырган дип белә идек, көчләгән өчен дә булган икән...»

Владимир махсус операциядә хезмәт итеп кайткан була.

«Комсомолькая правда» язуынча, 30 августта Владимир кыз яшәгән йортка килә, кызның әтисенә «ит ашарга» тәкъдим итә. Әмма кызның әтисе риза булмый – ул эшкә барачагын әйтә. Шуннан соң ни рәвешледер Владимир кызны фатирына алып кереп көчли һәм подвалда буып үтерә. Моның ничек булганлыгы әлегә язмыйлар, e1.ru сайты язуынча, Владимир кызны тәмле әйберләр ашарга дип чакырган.

Тулай торакта яшәүчеләр хәзер генә Владимирның балаларга гадәти булмаганча якты чырай күрсәткәнен, аларга комплиментлар әйткәнен сөйли. Алар бу хакта тетрәнеп, куркып искә ала – чөнки Владимир үзләренең балаларына да күз салып йөргән дип шикләнәләр.

Кызның әтисе гаепләнүчегә үлем теләгән. Тикшерү эксперименты вакытында кызның әтисе Владимирны пычак кадап үтермәкче дә булган, әмма аны полиция туктатып кала алган. Рецидивист кызны үтерүен таныган, үкенүен әйткән, әмма кызның әтисеннән кичерүен сорамаган.

Кызны үтерүдә гаепләнүче ир

«Мине моргка кертмиләр. Мин аны (кызымны) күрмәдем. Тикшерү бара, мин берни дә белмим... Ул үләргә тиеш!» – дигән Александр.

Баласын югалткан ирнең күз карашлары да үзгәргән. Ул журналистларның сорауларына җавап бирер алдыннан авыр сулап куя.

Александр кызын үтерүдә гаепләнүче турында бөтен мәгълүматны да белергә тели. Һәм тагын бер кат аңа үлем теләп куя.

Судтан соң Александр күз яшьләрен тыеп тора алмый.

«Минем кызым иң яхшысы иде. Әйбәт укыды. Мин сөйләшә дә алмыйм. Иң яхшы бала миндә иде», – ди әти кеше.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 сентябрь 2024
    Исемсез
    Шундый кызганыч. Аллаһ сабырлык бирсен иде чыдарга әтисенә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100