Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгородтагы I Идел буе Сабан туеннан яңгырлы репортаж

8-9 июль көннәрендә Татарстан делегациясе Түбән Новгородка I Идел буе Сабан туена барды. Кызганыч, шәп узасы бәйрәмне карап булмады. Көне буе, татарстанлыларга тансык булган яңгыр бәйрәм итәргә бирмәде.

news_top_970_100
Түбән Новгородтагы I Идел буе Сабан туеннан яңгырлы репортаж
Салават Камалетдинов

Иртәнге сәгать 6да Татар конгрессы белән берлектә Түбән Новгородка I Идел буе Сабан туена кузгалдык. 7 сәгать автобуста бардык.

Делегация сәгать берләргә килеп җитте. Безне Автозавод районындагы «Волна» дип аталган кунакханәгә урнаштырдылар. Ресепшнда бүлмә ачкычларын сәгать 2дә бирәчәкләрен әйттеләр. Төшке аш каралмаган булып чыкты. Кичке сәгать 8дә ашатачакларын әйттеләр. «Алтыдан соң ашамыйм» диючеләргә – бу начар инде.

Кичке ашка төшкәндә, делегациянең бер өлеше өстәл артында утыра иде. Салат, чизкейк һәм бәрәңге белән ит бирделәр. Официантны туктатып: «Нәрсәләр белән сыйлыйсыз?» – дип сорадык. Бу безгә: «Это картошка со свининой», – ди. Минем белән бергә утыручылар: «Ә башка ит юкмы? Без дуңгыз ите ашамыйбыз», – диде.

Официант малай сәерсенеп карады да, башка официант кыз янына барып басты. Тегесе дә дуңгыз ите генә икәнен әйтте.

Итне ашарга өлгергән яулыклы апалар әллә нишләп китте. Берсе: «Без нәрсә, дуңгыз ите ашамагач, ач калырга тиешмени? Китерегез башка ит», – диде. Шуннан, персонал үзара сөйләшкәннән соң: «Это говядина, говядина», – дия башлады. Башлары эшләде, минәйтәм. Алайса татарстанлылар өчен аерым ит әзерлисе булыр иде шул. Хәзер менә биргәнне аша! «Бисмилла»ны әйтергә онытма. Ярар, кич белән җиңелчә генә ашарга кушалар бит. Шул килеш бүлмәләребезгә менеп киттек.

«Татар халкы милләтне берләштерүдә хезмәт кыла»

Икенче көнне безне тыгыз һәм чараларга бай программа көтә иде. Сәгать 7дә иртәнге ашны ашагач (ә ул әйбәт иде), Рәшит Ваһаповка элмә такта кую тантанасына юл тоттык. Әлеге чарага шактый халык җыелды.

Тантананы Татарстаннан журналист Илдар абый Кыямов алып барды. Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов катнашты.

«Хәерле иртә, газиз милләттәшләрем. Бүген – тарихи көн. Милләт сандугачы Рәшит Ваһаповка мәңгелек истәлек тактасы куелды. Чакырган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген милләтнең тарихи сәхифәсендә данлыклы вакыйга көне. Бүген без халкыбызны үз тавышы һәм иҗаты белән таныткан кешегә, татар халкының бөек улына таш салабыз. Барыгызны да чын күңелдән котлыйм», – диде Равил Гайнетдин.

Андрей Гнеушев та сәламләү сүзләре әйтте. «Без җиребезнең шундый шәхесләр тудыруы белән горурланабыз. Без – бөек халык, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Бу хакта бүген безнең җирдә уза торган I Идел буе Сабан туе да шуны күрсәтә», – дип сөйләде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышын шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сүзләре белән башлады. «Сез үлсәгез, мин дә үләрмен, сез яшәсәгез, мин дә яшәрмен», – дигән Муса Җәлил. (Милли Шура рәисе «Җырларым» шигырендәге юлларны аз гына бутады, дөресе – «Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, Яшәсәгез, мин дә яшәрмен» – «Интертат») Былтыр без Татарстанда Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачтык. Бүген биредә элмә такта ачу – ул Рәшит Ваһапов исемен кире кайтару. Проектка ярдәм иткән өчен губернатор Глеб Никитинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт.

Без, татар халкы, һәрвакытта да үзебезнең милләтне берләштерүдә хезмәт кылабыз. Милләт үзенең бөек шәхесләре аша бүтән милләтләр алдында, дәүләт янында үзенең тарихын, киләчәген күрсәтә. Горурланып, рухланып туган якларыбызга кайтып, барлык милләт кешеләренә бүгенге көнне җиткерүегезне сорыйм. Бик зур рәхмәт сезгә», – дип сөйләде ул.

«Бүген Түбән Новгородта чын мәгънәсендә тарихи вакыйга. Бөек җырчыбыз Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы куелды. Бу – Түбән Новгородта татар шәхесен мәңгеләштерүнең беренче очрагы. Моңарчы шәһәрдә татар һәйкәле дә, татар урамы да, такта да юк иде. Бүген, Аллага шөкер, бу эш башланды», – диде Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Истәлек тактасы – шәһәрдә татар мәдәният һәм җәмәгать әһеленә рәсми рәвештә ачылган беренче элмә такта. Мемориаль такта Түбән Новгород татар педагогика техникумы янында урнаштырылды. Биредә Рәшит Ваһапов 1920 елларда укыган.

Тантанада Дәниф Шәрәфетдиновның улы Динар Рәшит Ваһапов репертуарыннан «Кара карлыгач микән» дигән татар халык җырын башкарды. Халык, ошатып, кул чапты.

Аннары Рәшит Ваһапов истәлегенә чәчәкләр куелды.

Безне Түбән Новгородның мәгълүмат сәясәте министры Полина Буянова «Ярминкә» мәчете нигезенә беренче таш салыну чарасына алып киттеләр. Сабан туена өлгерәсе булгач, бөтен нәрсә дә ашыгыч форматта узды.

«Мәчет мөселманнар тормышында мөһим роль уйный»

Икенче чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Чара Коръән укудан башланды.

«Без Идел һәм Ока елгасының бергә кушылган урынына якын торабыз. Монда Түбән Новгород ярминкәсе урнашкан, ул күп халыкны җыйган. Бүген без тарихи вакыйгада катнашабыз. Безнең дәүләт үзенең тарихи өстенлекләренә кайта. Мин губернатор Глеб Никитинга һәм аның командасына рәхмәтле», – диде Равил Гайнетдин.

Кунакларны шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин сәламләде. «Тагын бер тарихи гаделлек торгызылачак. Мәчет мөселманнар тормышында мөһим роль уйный. Бу – барлык мохтаҗларга игелек һәм ярдәм урыны. Мәчетнең тулы канлы тормышы булыр дип ышанам. Мәчет 1827 елда ачылган, ә 2027 елда аңа – 200 ел булачак. Минемчә, без бу юбилейны инде төзелгән мәчеттә каршы алырга тиеш. Төзелеш дин тотучылар һәм спонсорлар акчасына финансланачак. Әлеге проектны тормышка ашыруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм», – диде ул.

«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезне бу тарихи, әһәмиятле бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Бу көннән без бу зур эшкә керешәбез. Һәркемгә уңышлар!» – диде Васил Шәйхразыев.

Аннары таш өстеннән ефәк тукыманы салдырдылар. Каршыбызда нигез ташы пәйда булды.

Аннары, ниһаять, Автозавод районының үзәк мәдәният һәм ял паркына юл тоттык. Түбән Новгородта Идел буе Сабан туе беренче тапкыр уздырыла. Бәйрәмгә барлыгы 40тан артык төбәктән делегация җыелды. Җитәкчеләрне кергән җирдә милли киемнәрдән чәкчәк, ипи, түбәтәйләр тотып каршы алдылар. Бик матур күренеш иде. Җитәкчеләрнең башларына түбәтәй кидерделәр.

Сабан туена аяк атларга өлгермәдек, кинәт «күк тишелде». Чиләкләп яңгыр коярга тотынды. Тиз вакыт эчендә юешләнергә өлгердек. Чәчләр чыланды, эчке киемгә кадәр су үтте, ә аякта – босоножки! Җирдә күлләвекләр барлыкка килә башлады.

Янымдагы бер апа: «Шулай була инде ул, гасырга бер татарлар бергә җыелса!» – диде. Үзе белән таныштырырга сорагач: «Ю-юк, төшермә дә, яздырма да», – диде.

Мондый күренешкә әзер булмаганыктан, күз ышык җир эзли башлады. Ярминкәләр, кибетләр астына да ышыкланырга урын юк. Волонтерлардан дождевик сорадык. Алар битараф кына: «У нас нет», – диделәр.

Кибетләрдә дә дождевиклар калмаган иде. Халык тегендә-монда чабыша. Белеп килүчеләр зонтларын чыгарды. Тик зонт астында булучылар да юп-юеш килеш йөрде. Берәү 2 кат дождевик кигән, кулында зонтик тоткан, үзе агач астында басып тора. Менә ул коры иде. Үзен видеога да төшергән идем, «Ничек сезгә Сабан туе?» дип тә сораган идем, тик юеш яңгыр тамчылары басылган камераны сүндереп тә куйган! Каһәр! Моның турында соң гына белдем.

Фотограф белән операторлар полиэтелин белән камераларын каплап маташа. Тик ул гына булышмады булса кирәк. «Татар-информ» фотокорреспонденты Салават Камалетдинов: «Камерага су керде», – дип борчылды.

Ахыр чиктә салкыннан кәкрәеп каттым. Блогер Фагилә Шакирова, бер апаларга барып, дождевик алуга иреште. Мең рәхмәт аңа! Соң булса да, юеш өскә дождевик киеп куйдым. Әле бит ничә сәгать буе Сабан туе карыйсы! Каршыбызда нинди картина? Яшьләр, кибетчеләр үз территориясеннән көрәк белән су чыгара. Күлләвектә бата-бата кешеләр йөри.

Сәхнәдә бииләр, җырлыйлар. Концерт дәвам итә. Сәхнәне зонтлар күтәреп торган халык әйләндереп алган.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев килгән кунакларны сәламләде.

«Хөрмәтле кунаклар, мин сезнең белән Габдулла Тукай сөйләшкән бөек татар телендә исәнләшәм. Без Идел елгасы һәм Идел буе Сабан туе дигәндә, һичшиксез, бөек Россияне күзаллыйбыз. 15 субъект Иделдә урнашкан, 26 елга Иделгә кушыла. Шуңа күрә бүген 41 татар автономияләре вәкилләре Түбән Новгородта җыелды», – диде ул.

Карыйм, юеш кара кәчтүмнән Динар Шәрәфетдинов бара. Өстендә дождевик та, зонт та юк. Кайда икән соң оештыручылар? Нигә безне ышык җир яки дождевиклар белән тәэмин итмиләр? Сатып алырга да риза идек.

Андый кеше булмагач, агач астында басып торган кешеләр белән сөйләшем. Нижгар татарлары зарланмады алай. «Бик матур бәйрәм, бик ошый», – диләр үзләре тагын. Беренче тапкыр уздырыла бит, нигә ошамасын?

Ә менә сәхнә буенда эссе иде! Халык (5 кеше) кыздыра! Аларга яңгырмы, кояшмы – барыбер. Бәйрәм ич!

2дә төшке аш каралган. Мәдәният йортын мәш килеп эзли башладык. Навигаторы да эшләми бит әле аның. Җирле халык кына бармак төртеп күрсәтте.

Керсәк, өстәлләр инде буш иде. Чиләбе өлкәсеннән килгән апалар, безнең Казан журналистлары икәнен белеп, оештыруга зарланды.

«Без оештыручыларны күрмәдек. Күп җирдә йөрдек, ә мондый мөнәсәбәт күргән юк. Әнә, кызлардан сора».

«Шулай ашаталар. Чәй дә юк. Оештыру ягы начар икән монда».

«Без 1300 километр килдек. Безне кунакханәдән куып чыгардылар. Ашарга бирмәделәр. Кунакханәгә дә юньләп урнаштырмадылар. Оештыру – вообще ужас! Өстәлләрне үз артларыннан җыештырмыйлар. Дуңгызлар сыман хис итәбез үзебезне. Өстәл бушаганын көтеп торып, тизрәк ашап өлгерергә тиешмени без?! Икенче елга безне чакырмаячаклар да бу сүзләр өчен. Без тәүлек ярым буе бирегә килдек. Әйе, биредә матур! Әйе, һава торышы белән дә әйбәт килеп чыкмады. Без аны дождевик киеп түзәр идек әле. Җырлар идек, биер идек. (Өстәлгә күрсәтә) менә бу нәрсә инде?

Безнең оештыручы килде дә: «Мин берни дә белмим», – ди. Шундый оештыручы буламы? Волонтер да, оештыручы да юк монда. Түбән Новгород – Россиянең кесәсе! Кайда соң сезнең кесәгез?!» – дип сөйләделәр алар.

Сабантуй паркның берничә мәйданчыгында узды. Көрәш, баганага менү белән капчык сугышы кебек Сабан туй уеннарын күрергә өлгердем. Яңгыр булуга карамастан, халык күтәренке кәеф саклап калырга тырышты. Чараларда актив катнашты.

Фото: © Ралинә Сәлимова

Болай карасаң, бик матур бәйрәм буласы иде. Үзенчә аниматорлар да чакырганнар. Кунакларга кызыл шарлар бүләк иттеләр. Узып баручыларга бер уч чәкчәкләр бирделәр. Кеше яңгыр астында баллы күчтәнәчтән авыз итте.

Көрәш мәйданчыгына юл тоттык. Нәрсә дә булса күрер өчен, пычрактан бата-бата кердек. Эх, галош булсамы! Юп-юеш матада абсолют батыр исеме өчен Казан һәм Түбән Новгород көрәшә.

Янымда басып торган тамашычалардан кем өчен җан атканнарын сорадым.

Түбән Новгород өчен! – диделәр. Тик көрәшченең фамилиясен берәү дә әйтә алмады. «Кызыл футолкадагысы», – ди.

Нәрсә дисә дә, көрәш Сабантуй бизәге инде. Биредә ике төрле көрәш узды. Татарча көрәш батыры – Хәннән Камалетдинов. Мишәрчә көрәш батыры – Хәдис Камалетдинов. Алар бертуганнар.

Батырларга машина ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Яңгыр астында юешләнеп торган сарык кына жәл булды. Карагыз әле сез ул бичарага!

Шулай итеп, шәп буласы булган, әмма булырга язмаган Түбән Новгород шәһәренең «Автозавод» мәдәният һәм ял паркында I Идел буе Сабан туенда булып кайттык. Каралмаган концерт, катнашмаган уеннар, юешләнгән документлар, җитәкчеләр һәм без.

Бер минутка булса да туктамады шул яңгыр. Татарстанда бу яңгыр яуса, халык шатланыр иде шул! Үзебез белән яңгыр алып кайтканбыздыр, дип ышанасы килә.

Түбән Новгородта l Идел буе Сабан туеннан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100