news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгород өлкәсенең Урга авылы клубында татар теле дәресләре оештырганнар

news_top

Түбән Новгород өлкәсенең Урга авылында татар теле дәресләре оештырганнар. Бу турыда Түбән Новгород татарлары автономиясе сәхифәсендә язалар.

Княгинин округындагы Урга авыл мәдәният йорты мөдире Илсөяр Бәдретдинова клубта туган телен белергә теләгән барлык балалар өчен татар телен өйрәнү дәресләре оештырды. Ул болай да авылдашлары өчен бик күп чаралар үткәрә. Һәм һәрвакыт балаларны да үз эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырыша, диелә бу хәбәрдә.

«Белемем буенча мин педагог, биология һәм химия укытучысы. Әмма тормыш шулай килеп чыкты: безнең Урга татар мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып та эшләдем. Татарча җырлар өйрәткәндә балаларның туган телне бик үк яхшы белмәвен, җырлаганда сүзләрне бозып әйтүен күрдем һәм алар белән өстәмә шөгыльләнергә булдым.

Шактый күп бала килгәч, мин моңа бик сөендем. Аларның күбесе Мәскәүдән, Түбән Новгородтан җәйгә авылга кайткан балалар иде. Мин үзем белгән белемнәрне аларга тапшыра алуым һәм телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга үз өлешемне кертә алуым белән бик шат», – ди Илсөяр Бәдретдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар