news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгород өлкәсендәге борынгы Сафаҗай авылы 575 еллыгын бәйрәм итә

news_top

Түбән Новгородның иң борынгы авылларының берсе булган Сафаҗай быел үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы яза.

31 июльдә Сафаҗайда авылның юбилеена багышланган чара авылның иң борынгы Шәрәфетдин хаҗи мәчетендә (имамы Азат хәзрәт Алимов,1 нче мәхәллә) булган. Шуннан кунаклар һәм хуҗалар, тәкбир әйтеп,авылның урта каберлегенә барган. Алар анда Сафаҗай авылының иң танылган шәхесе Хөсәен Фәезханов (1823-1866) каберенә барып, Коръән укыган, галимне олылап искә алганнар.

«Октябрь инкыйлабына кадәр Сафаҗайда эшләгән 8 мәчет чын мәгънәсендә мәгърифәт үзәкләре, ә имам-мөәзиннәр халыкның иң гыйлемле вәкилләре булган. Узган гасырның 1990 елларындагы дини яңарыш чорыннан алып, сафаҗайлылар бүгенгә 5 мәчетне яңадан төзеттереп, аларны кабат гөрләп торган гыйбадәт кылу hәм рухи тәрбия бирү урыннарына әверелдерә алды.

Киләчәктә дә дин, хаклык юлында булсагыз иде, бала-оныкларыгызга биргән күркәм тәрбиягез мул жимеш бирсен, эшчәнлек, тырышлык кебек сыйфатларыгыз Сафаҗайга тагын да үсәргә юл ачсын, Аллаһ Раббыбыз барчагызга иман ныклыгы hәм ике дөнья бәхет-сәгадәтен насыйп әйләсен», – диелә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфтишәех Равил Гайнетдиннең котлау хатында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар