Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка авылында Кави Нәҗмигә һәйкәл куялар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы яза.
Казан скульпторы Тимофей Тюрин Түбән Новгород өлкәсендә туган күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗминең бронза бюстын ясап бетерде. Әлеге бюст язучының быел билгеләп үтелә торган 125 еллык юбилеена багышланган. Бу хакта продюсер, Р. Ваһапов исемендәге фонд директоры Рифат Фәттахов хәбәр итә.
Бюст Рашид Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев һәйкәлләре белән бер рәттә мактаулы урын алачак. Һәйкәлне ачу сентябрь азагы — октябрь башына планлаштырылган, диелә хәбәрдә.