Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Новгород өлкәсенә ике дрон һөҗүме булган

news_top_970_100

07.00 сәгатьтә Украинаның 2 дронын Түбән Новгород өлкәсендә бәреп төшергәннәр, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы телеграм-каналы.

Төнлә Белгород һәм Курск өлкәләренә дә дрон һөҗүмнәре булган. Белгород өлкәсендә – 5, Курск өлкәсендә 2 дрон бәреп төшерелүе турында хәбәр ителә.

Дрон һөҗүменнән соң Курск өлкәсендә нефтебазадагы 3 резервуарга ут капкан, дип хәбәр итә губернатор Смирнов. Бәреп төшерелгән бер дрон Медвенка бистәсендәге 2 фатирлы йортка төшкән, янгын чыккан. Һәлак булучылар юк.

Суджа торак пунктында дрон бер йортка шартлаткыч ташлагач, бер хатын-кыз яраланган.

Кичә Курск өлкәсенә 7 дрон һөҗүм иткән иде. Теткино бистәсенндә ут өзелгән, тулай торак тәрәзәләре ватылган. Глушков районында 5 кеше яраланган. 7 торак пунктта ут беткән. Гоголевка авылында җиңел автомобильләр, йөк автомобильләре зыян күргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100