Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр һәм районның яңа җитәкчесе мөрәҗәгатьне үзенең Телеграм-каналында һәм «VK» социаль челтәрендәге битендә бастырды.
«Сезне сәламлим, хөрмәтле түбәнкамалылар! Бүген минем өчен яңа этап башлана, мин Түбән Кама районында эшкә керешәм. Минем өчен бу – бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Түбән Кама һәм Түбән Кама районы – бай тарихлы, хезмәт традицияләре һәм искиткеч кешеләре булган территория. Алда тагын да уңайлырак, заманчарак һәм чәчәк атучы тормыш булсын өчен, безне зур уртак эш көтә».
Радмир Беляев ачык диалогка әзер булуын белдерде, шәһәрдәге тормышны яхшырту өчен өстенлекле юнәлешләрне билгеләүдә халык фикеренең мөһимлеген ассызыклады.
«Күрсәтелгән ышаныч өчен мин чын күңелдән рәхмәтлемен. Әңгәмәгә әзер һәм сезнең һәркайсыгызны тыңларга әзер. Миңа сезнең фикерләрегез, тәкъдимнәрегез һәм инициативаларыгыз мөһим. Конструктив тәнкыйть, гамәли киңәшләр, шәһәр һәм район тормышында актив катнашуыгыз өчен, мин һәрвакыт рәхмәтле булачакмын. Бары тик бергәләп кенә без үсеш өстенлекләрен билгели алачакбыз һәм Түбән Камада тормышны яхшырту өчен оптималь чишелешләр таба алачакбыз».