Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны 3 апрельгә кадәр СИЗОда калдыралар
Чаллы шәһәре суды Түбән Кама шәһәренең элеккеге башлыгы Рамил Муллинның арестын озайтты. Ул кимендә 3 апрельгә кадәр СИЗОда кала. Бу турыда судның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Рамил Муллин һәм аның адвокатлары чикләү чарасын йомшартуны сораган булган, диелә хәбәрдә.
- Суд Түбән Каманың элекке мэры Рамил Муллинны СИЗОдан чыгармады, дип язган идек.