Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган тәрбияче кызларны җирләгәннәр
Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган ике кыз балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Кичә аларны соңгы юлга озатканнар, дип хәбәр итә «НТР 24».
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында ике кыз үлә. Фаҗига мизгелендә алар Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамнары чатында автомобильдә була. Машинадагы тагын ике кеше җитди җәрәхәтләр алган, хәзер аларны табиблар күзәтеп тора.
Һәлак булган кызларның берсе — Раилә. Ул Түбән Кама педагогика көллиятендә белем алу өчен Самара өлкәсеннән килгән. Икенчесе — Диана, ул Татарстанның Алабуга районыннан булган. Танышлары сөйләвенчә, кызлар яхшы укыган һәм диплом алганнан соң ук үз һөнәрләре буенча эшли башлаган.